Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле Чистай районында яшәүчеләр!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтьпром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин Республика көне белән котлый.

Бу бәйрәм гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген һәм ныгуын, гореф-гадәтләрне кадерләп, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга сакчыл карашта булган күпмилләтле респуб ликада тынычлыкның һәм татулыкның билгесе булып тора. Республика көне Татарстан үсешенә үз өлешен кертүчеләрне, аны заманча, алдынгы төбәк итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә.

Безнең республика елдан-ел икътисадта, мәдәнияттә, рухи һәм социаль өлкәләрдә үсешнең яңа баскычына күтәрелә. Болар барысы да үз туган ягын яратучы җитәкчелекнең, тату, хезмәт сөючән күпмилләтле халыкның җайга салынган эше нәтиҗәсендә ирешелә.

Без Татарстаныбыз, аның тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур киләчәгенә ышанабыз! Чөнки нәкъ менә биредә колачлы вакыйгалар бара, инновацион проектлар гамәлгә ашырыла. Республикабыз көннән-көн чәчәк атсын!

Хөрмәтле татарстанлылар, Чистай районы халкы! Сезгә чын күңелемнән нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, иминлек, тот рыклылык һәм муллык, үз көчегезгә һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!

Шамил Яһудин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтьпром-Зүзәйнефть» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев