Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хөрмәт һәм мәрхәмәтлелек көне белән!

Хөрмәтле якташлар, өлкән буын вәкилләре! Сезне барыгызны да октябрьнең беренче көне — Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм.

Әлеге көндә — мөнәсәбәтләр җылылыгы, йөрәкләр бердәм­леге, тирән хөрмәт һәм ихлас ярату. Әлеге бәйрәм — буыннар арасында ныклы элемтә, традицияләр һәм зирәклек дәвам­чанлыгы. Бүген без үзе­безнең әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, барлык өлкәннәргә олы хөрмәт хисләре белән мөрәҗәгать итәбез. Аларның безнең тормышыбызда роле бәяләп бетергесез.

Лаеклы ялда булганнарны да, шулай ук өлкән яшьләренә карамастан, хезмәтләрен дәвам итүчеләрне дә ихлас күңелемнән котлыйм. Сез — безнең әхлакый кыйммәтләребезне һәм тради­ция­ләребезне саклаучылар, ышанычлы терәк, үз балаларыгыз, оныкларыгыз өчен акыллы остазлар. Сез районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышына зур өлеш кертәсез, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашасыз.

Фидакарь хезмәтегез һәм туган җирегезгә булган ихлас туг­рылыгыгыз өчен олы хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм, көч-куәт, бәхетле озын гомер, якыннарыгызның яратуын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерүегезне телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев