Хокукың бозылса — дәгъва яз!
Үз хокукларын яклау өчен кулланучыга нишләргә, сатучыга карата дәгъва гаризасын ничек төзергә?
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына еш кына кешеләр шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Ведомство белгечләре һәрвакыт кулланучылар хокукларын яклау буенча законнарга җентекле аңлатмалар бирәләр һәм кирәкле документларны төзергә ярдәм итәләр.
— Үз хокукларыңны яклау һәм аларны үтәүгә ирешү өчен кулланучыга башта язма рәвештә сатучыга (башкаручыга) дәгъва белдерергә кирәк — бу бәхәсне судка кадәр җайга салу тәртибе, — дип аңлата Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев. — Дәгъвада «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ законы нигезендә үз таләпләреңне дөрес итеп бәян итү мөһим.
Белгеч билгеләп үткәнчә, дәгъва ике нөсхәдә төзелергә тиеш, аларның берсен сатучыга тапшырырга кирәк, ә икенчесендә, алу турында раслауда, сатучы үз имзасын һәм алу датасын куярга тиеш.
Әгәр ул кулланучының нөсхәсен имзалаудан баш тартса яисә дәгъвасын кабул итмәсә, документны кушымта исемлеге һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы хат итеп почта аша җибәрергә кирәк. Дәгъвага товар яки касса чегы, гарантия талоны һәм башка документлар күчермәләрен беркетергә кирәк. Әгәр сатучы кулланучының таләбен үтәүдән баш тартса, кулланучы суд яклавына хокуклы.
— Судка мөрәҗәгать иткәнче, дәгъва таләпләренең нигезлелеген раслый торган документлар әзерләргә кирәк. Аларның исемлеге бәхәснең асылына бәйле, әмма мәҗбүри тәртиптә дәгъва гаризасы төзелергә тиеш. Ул кулдан язылырга яки бастырылырга мөмкин. Дәгъва гаризасында дәгъвачының җавап бирүчегә бозылган хокукларын бетерү турындагы таләбе күрсәтелергә тиеш. Анда дәгъваның суммасы, ягъни дәгъвачы белдергән милек таләпләренең акчалата чагылышы күздә тотыла. Гаризага дәгъвачы яки аның законлы вәкиле кул куя. Дәгъва гаризасы берничә нөсхәдә төзелә, аның саны җавап бирүчеләр санына бәйле, — дип сөйли Владимир Еремеев.
Дәгъва гаризасы судка язма рәвештә канцелярия аша бирелә яисә тапшырылуы турында хәбәрнамәле заказлы хат һәм кушымтадагы исемлек белән җибәрелә. Кулланучылар үз хокукларын бозуга бәйле дәгъвалар буенча Россия Федерациясенең Салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә дәүләт пошлинасын түләүдән азат ителәләр.
— Суммасы 100 мең сумга кадәр булган дәгъвалар җәмәгать судьялары тарафыннан, күрсәтелгән суммадан артыграк — федераль судьялар (шәһәр яисә район судлары) тарафыннан карала, — дип билгеләп үтә ведомство белгече.
Шулай ук Владимир Еремеев искәрткәнчә, кирәк булган очракта Чистай территориаль органы белгечләре хуҗалык итүче субъектлар адресына дәгъва проектларын һәм судка дәгъва гаризалары проектларын әзерләүдә ярдәм күрсәтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев