Хезмәтенә күрә хөрмәте
Кечкенәдән киләчәген алдан күзаллап, беркемгә дә мәшәкать тудырмый гына, үз максатына ышанычлы атлаучы кешеләр бар. Шуларның берсе авылдашыбыз Рафаэль Гатауллин дияр идем, ул бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, 32 ел шушы өлкәдә намуслы хезмәт куйган абруйлы кеше.
1946 елның 2 сентябрендә Мөслим авылында Габидулла абый белән Рәхимә апаның дүртенче балалары, беренче малайлары булып дөньяга аваз сала ул. Әти-әнисе малай тууын бик көтеп алалар, сөенечләренең чик-чамасы булмый, шуңа күрә дә бик кадерле бала була ул. Соңрак гаилә тагын да ишәя, барысы бергә дүрт кыз, дүрт малай үсәләр.
Рафаэль тырыш, акыллы, уңган, эшчән бала булып үсә. Ул хезмәт юлын 7 сыйныфны тәмамлагач, комбайн ярдәмчесе булып башлап җибәрә. Техниканы яратканга, үз иткәнгә, бераз остаргач, 5 ел комбайнда үзе эшли. 11нче сыйныфны көмеш медальгә тәмамлап, Казан шәһәренә укырга китә. Авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетында 5 ел белем ала. Аны уңышлы гына тәмамлап, беренче көннән үк туган авылына кайтып эшкә урнаша. Туган ягында үз эшен яратып, җиренә җиткереп, баш инженер булып 32 ел буена 2007 елга кадәр хезмәт итә.
«Техниканы биш бармагы кебек белә» диләр аның кебекләр хакында.
Язгы чәчү, көзге урып-җыюда тоткарлыклар тудырмас өчен техниканы эш сызыгына әзерләп бастыруны тәэмин итүдә, шулай ук башка әзерлек эшләрендә — һәммәсенә намус белән карап, эшен җиренә җиткереп башкара Рафаэль Габидулла улы. Шушы авылда гомер буе хезмәт куйган әти-әнисе сукмагын дәвам итеп, мин гаиләдә беренче малай, әти-әнине карау минем өстә дигән балачак фикеренә тугры калып, күпләргә үрнәк булып гомер итә ул. Аның өчен хезмәте — һәрвакыт беренче урында була. «Көне-төне эштә булгач, улларымның үсеп җиткәнен сизмичә дә калдым», — дип уенын-чынын бергә кушып әйтеп тә куя…
Заманында безнең «Ударник» колхозы иң көчле техника белән тәэмин ителгән колхозларның берсе була. Колхозда 4 КАМаз, 3 К-700, 10 ЗИЛ, автокран, янгын сүндерү машинасы, Дизель, иксез-чиксез тракторлар, Газ-53, Газ-52 машиналары була. Рафаэль абый Чистай «Сельхозтехника»сы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Кая, кем янына барса да, аның сүзе үтә торган, үз дигәненә ирешүче белгеч була ул. Эштә авырлыклар күп булса да, үз көченә ышанып, үз дигәненә ирешеп хезмәт итә авылдашыбыз.
Яшь вакытта армия сафларында хезмәт иткәндә дә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. 1970 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ул тимер юлда тепловоз йөртүче була. Хәрби һава частен корал белән таэмин итү хезмәтен башкара. Яхшы хезмәте өчен ике тапкыр ялга кайта һәм Хәрби һава көчләре отличнигы значогына да ия була.
Гомумән алганда, ул булмаган җир бик сирәктер. Волгоград өлкәсенең трактор заводында эшләп кайта. Колхозга трактор-машиналар алып кайту өчен тырыш, уңган-булган егет Алтай трактор заводына, Ленинград өлкәсенең Киров трактор заводына, Ижевск шәһәренең машина-трактор заводына хәтле барып җитә. Үз теләге белән Оренбург өлкәсенә барып, салам пресслау эшләрендә катнаша. Җаны-тәне белән техникага тартылган, үз эшенең остасы булган Рафаэль Габидулла улы, техникага укыту буенча ачылган филиалда, 6 төркем тракторчылар укытып чыгара. Туган авылы, туган колхозы өчен ул кулыннан килгәнчә барын да эшли. Күп еллар авыл советында депутат, Чистай район советы депутаты да булып тора.
Эшләү дәверендә бик күп грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Колхоз фермаларына су керткәндә, ул алып кайткан пластмасс су торбалары, хәзерге көнгә хәтле, яхшы сыйфатлы булып саклана. Авылыбызда буа булдыру (плотина ясауда да) ул иң беренче башлап йөрүчеләрдән булды. Инженер булып эшләгәндә, ул колхозда тагын бер яңалык ача. Техникаларны ягулык белән тәэмин итү буенча талон системасы кертә. Бөтен техниканы контрольдә тотуга, запчасть белән таэмин итүгә зур җаваплылык белән карый. 2001 елда кош-кортлар өчен катнаш азык заводы төзи. Бөтен материалны булдырып, үзенең идеялэре белән, башыннан ахырына кадәр шул эшне үзе башкарып чыга. Гомумән алганда аның хезмәт юлын, бу язмада гына әйтеп тә, язып та, бәяләп тә бетереп булмый. Чын, тырыш, таләпчән, үз эшенең
остасы, тирә-юньгә үзенең уңганлыгы белән исеме таралган Рафаэль абый тормыш иптәше Тәслимә ханым белән 50 ел матур гомер кичерәләр. Тормышлары бик матур, үрнәк кешеләр. Ике ул тәрбияләп үстерделәр. Равил белән Радик икесе дә югары белемле укытучылар. Хәзер инде ике оныклары бар. Аларны укытуда, үстерүдә зур ярдәм итәләр. Чынлап торып әйткәндә аның кебек кешеләр сирәктер. Тынгысыз, эшчән Рафаэль абый хәзерге көндә, күптән лаеклы ялда булса да, күп кешегә булышып, киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп тора. Ул кул кушырып, ял итеп утыруның нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел хәрәкәттә, гел эштә. Авылыбыз уртасында урнашкан бакчаны үз теләге белән карап, чистартып, саклап тора. Авыл кешеләре аңа бу хезмәте өчен дә бик рәхмәтле. Аны һәрвакыт яхшы яктан гына искә алалар. Бу, әлбәттә, тырыш, фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе. Без Рафаэль абыйга сәламәтлек, тынычлык теләп калабыз. Тәслимә апа белән киләчәктә дә матур, тыныч гомер кичерсеннәр. Озын гомерле булып, бала-оныкларына кирәк, бер-берсенә терәк булып, тыныч, бәхетле картлыкта яшәсеннәр иде дип теләп калабыз. Бу күркәм гаиләдән үрнәк алыйк!
Әнисә Камалова, Мөслим авылы мәдәният йорты режиссеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев