Хезмәт ветераны Анна Борис кызы Досаева (Мидюкина) Йолдыз авылында керәшен җырларын яшьләргә өйрәтүче беренче укытучы була
Язмамда язылачак героем да язгы табигать сыман. Беренче күрешүдә үк мине күптәнге танышы кебек ачык йөз белән каршы алуы, ягымлы тавышы белән сөйләшүе дә күңелемдә якты хисләр уятты.
Анна Борис кызы Досаева (Мидюкина) тумышы белән Биләр районы Урал авылыннан. Аларның яшьлекләре бик авыр елларга туры килә. Колхозда ул чорда кешеләр бер таякка эшләп йөргәннәр. Әтисе — Борис Захарович сугышка кадәр милиция начальнигы, сугыштан яраланып кайтканнан соң, колхоз рәисе булып, әнисе Дарья Дмитриевна колхозда эшләгән. Икесе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр булалар.
Гармун моңнары, тылсымлы хисләр милли җырлар бишегендә тирбәлеп үскән кызның күңел кылларын тибрәтә…
Кондрата авылында урта мәктәпне унышлы тәмамлаганнан соң, Чистай педагогия училищасына укырга керә. Уку чорында бик акыллы, тырыш Эльза исемле кыз белән таныша һәм аларның бу дуслыклары гомер буе дәвам иткән дисәм дә, ялгыш булмас. Анна апа аларда фатирда тора. Эльзаның әтисе Гариф абый, әнисе Рахимә апа Аннаны үз кызлары кебек бик якын күрәләр.
Уку йортын тәмамлагач, Анна апа озак еллар судта сәркәтип булып эшли. Тормыш дулкыннарының салкын җилләре дә аңа кагылмый гына узмый. Ләкин хезмәтне яраткан Анна апа авырлыкларга бирешми. Үзендә көч таба. Берсеннән-берсе тырыш, тәрбияле дүрт бала үстерәләр. Бүгенгесе көндә һәркайсы югары белемле белгечләр. Илебездә күңел биреп, тырышып хезмәт итәләр.
Тормыш сукмаклары Анна апаны Чистай районы Йолдыз авылына алып килә. Озак еллар совхозда эшли. Намуслы хезмәте өчен күп кенә Мактау грамотолары, дипломнар белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны. Ягымлы, хезмәт сөючән Анна апа өлкән яшьтә булса да, тик торырга яратмый. Өй янындагы бакчасында яраткан җырларын көйли-көйли эшләп йөри. Әллә ничә төп җиләк-җимеш куаклары, алмагач агачлары, яшелчәләр үстерә. «Минем төп таянычларым, булышчыларым — балаларым, кияү-киленнәрем, оныкларым», — ди ул. Һәркөн иртүк шалтыратып, хәлен белешеп торалар икән.
Уку елларында ук спектакльләрдә «Галиябану», Асыльяр рольләрен оста башкарган кызның сәнгатькә гашыйк булуы еллар узгач та сүрелми. Йөрәге түрендә саклап йөрткән милләтенең моңлы җырларын, яшь буынга житкерәсе килә аның. Ә менә ялга чыккач та тик торырга яратмаган Анна ападан керәшен җырларын өйрәтүне сорыйлар һәм ул рәхәтләнеп ризалаша. Йолдыз авылында керәшен җырларын яшьләргә өйрәтүче беренче укытучы була. Шулай итеп, Анна Борис кызының күптәнге хыялы тормышка аша. Бүгенгесе көндә Рифкать Гобәйдуллин җитәкләгән «Багалмам» ансамбле районның, республиканың төрле мәдәни учакларында еш чыгыш ясый. Аларны тамашачылар һәрвакыт җылы кабул итәләр.
Анна апа белән сөйләшеп утырганда, ул кабат үзенең үткән тормыш юлын күз алдыннан үткәргәндер. Сөйләгән хатирәләренә кушылып аның белән бергә мин дә аның тормыш сукмаклары буйлап «атладым». Күңел түрендә саклаган берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын тыңладым.
2024 ел Анна Борис кызы өчен үзенә күрә бер тарихи вакыйга белән килеп керә, Алла боерса. Хөрмәтле Анна Борис кызын тормышта матур бәйрәменең берсе — олы юбилее көтә, аңа 90 яшь тула. Шулай булса да, ул шат күңелле, җитез, сөйкемле, уңган, тырыш хуҗабикә дә, милләте өчен янып-көеп яшәгән, талантлы остаз да. Барлык авылдашлары, газета укучылар исеменнән Анна апага нык саулык-сәламәтлек телибез. Барыбызны да шатландырып озак еллар безнең арада бәхетле гомер юлы үтүен теләп калабыз.
Розалия Шәйхетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев