Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хатын-кызлар мошенник­лар­ның корбаны булганнар

Бер атна эчендә полициянең кизү частенә мошенниклык турындагы гаризалар белән ике хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Луч поселогында яшәүче бер ханым банк платформасының берсендә инвестицияләр салырга тырышып, үз акчасын югалткан.

– Интернетта ул өстәмә акча эшләү буенча реклама тапкан, анда күрсәтелгән сайтта заявка, телефон номерын һәм шәхси мәгълүматларын калдырган. Хатын-кызга «финанс консультант» шалтыраткан һәм акча салу шартларын аңлаткан. Нәтиҗәдә, ике атна эчендә 35 яшьлек хатын-кыз табыш алу өмете белән 260 мең сумнан артык акча салган. Аның битен блокка куйганнар. Тикшерүче тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, – дип сөйләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Чистайда яшәүче тагын бер хатын-кыз мошенникларның кармагына эләккән. Аферистлар 35 яшьлек хатын-кызны банк картасы белән мошенниклык гамәлләрен кисәтүне сылтау итеп алдаганнар.

Эчке эшләр министрлы­гының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, зыян күрү­чегә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган бер кеше шалтыраткан һәм ниндидер ир-атның ышаныч кәгазе нигезендә аның исеменә кре­дит рәсмиләштерүгә гариза биргәнен хәбәр иткән. Хатын-кыз дулкынланган һәм беркемгә дә ышаныч кәгазе бирмәвен әйткән. Шуннан соң «банк хезмәткәре» шәхси кабинетта счетны тикшерергә тәкъдим иткән, ә моның өчен телефонга ерактан керү системасын урнаштыруны сораган. Мошенник бу мөмкинлекне алуга, зыян күрүченең счетыннан 55 мең сум акча алынган.

«Банк картасыннан акча урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев