Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Хатын-кыз – лидер» номинациясендә Чистай шәһәреннән Чулпан Сөләйманова лаеклы чыгыш ясады

Болгар шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы узды.

Анда республиканың сигез районыннан һәм шәһәреннән 30 кеше катнашты. Төрле яшьтәге, диндәге, һөнәрдәге ир-егетләр һәм хатын-кызлар үзләре турында сөйләделәр. Моның өчен алар ярдәм төркемнәре белән бергә презентацияләр, видеороликлар, иҗади номерлар әзерләгәннәр. Безнең район вәкилләре дә лаеклы чыгыш ясадылар.

Инициативалы, максатчан, игелекле – Чулпан Сөләйманова белән таныш һәм аның белән аралашкан һәркем аның турында шулай дип әйтә.

Чулпан Габдрахман кы­зы «Хатын-кыз – лидер» номинациясендә конкурста катнашты. Ул җылылык чел­тәре предприятиесендә җәмәгать­челек белән элемтә белгече булып эшли, шәһәр Советы депутаты булып тора. Узган елның җәендә Чулпан Сөләйманова мебель фабрикасы микрорайонының территориаль иҗтимагый советын җитәкләде. Көзен ул махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү буенча халык хәрәкәтенә актив кушылды.

– Мин үземне лидер дип саныйммы? Әйе! Ләкин лидер булу җиңел түгел. Махсус хәрби операция башлангач, мин үземне кул кушырып утыргандай хис иттем, ә фронтка файда китерә алам бит. Үз территориаль җәмәгать үзидарәмдә маскировкалау челтәрләре үрү буенча остаханә оештыру карары барлыкка килде, бер атнадан разведка һәм снайперлар өчен масккостюмнар тегә башладык, аннары аяк киеме өчен җылы олтыраклар, балаклав өстәлде, соңрак – окоп шәмнәре ясый башладык. Бездә фикердәшләрдән торган зур команда – якынча 1000 кеше җыелды, шәһәрдә һәм районда 9 остаханә эшли. Без гел хәрәкәттә, башка шәһәрләр белән тәҗрибә уртаклашабыз, гуманитар ярдәм җыеп җибәрәбез. Сугышчыларга сәламәтлек телибез, барысын да өйдә көтәбез. Лидер булу – димәк, кайда авыр, шунда булу һәм махсус хәрби операция барган зонада булган ир-егетләребезгә ярдәм итү мин һәм минем командам өчен өстенлекле бурыч булып тора! – ди Чулпан Габдрахман кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев