Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Хәтер бакчасы» акциясендә 100дән артык чистайлы катнашты

Барлыгы 160 яшь нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды

Чистайда «Хәтер бакчасы» патриотик һәм экологик акция узды. Чара ике мөһим датага: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына һәм Чернобыль АЭСындагы фаҗиганең 40 еллыгына багышланды.

 

Агач үсентеләре Полющенков урамында утыртылды. Акциядә мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, экология буенча волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, ветераннар, яшь спортчылар, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты. Изге эшкә барлыгы 100дән артык кеше кушылды. Уртак көч белән алар җирле урманчылык тәкъдим иткән 160 яшь нарат һәм миләш утырттылар.

 

– Чистайлыларның акциядә актив катнашулары сөендерә. 15-20 елдан монда матур яшел аллея барлыкка килер дип өметләнәбез, – дип уртаклашты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Плотников.

 

Катнашучыларның берсе Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүче Павел Мезинов булды. Ул чараның үсеп килүче буын өчен мөһимлеген ассызыклады:

 

– Мондый акцияләр, беренче чиратта, яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияли. Бүген биредә үсеп килүче буын вәкилләренең күп булуы сөендерә, – дип билгеләп үтте Павел Мезинов.

 

Хәтер-экологик кампаниянең әһәмиятен башка катнашучы – «Транснефть-Прикамье» компаниясенең «Михайловка» ППС КИПиА инженеры Андрей Козлов та билгеләп үтте.

 

– Без, ППС һәм «Михайловка» НПС хезмәткәрләре, агач утырту эшенә теләп кушылдык. Әлеге акциядә катнашып, без шәһәрне яшелләндерүгә өлеш кертәбез. Моннан тыш, акция 9 Май – бөек бәйрәм алдыннан уза. Бүген утыртылган яшь агачлар тиздән чын хәтер бакчасына әвереләчәкләр, – диде Андрей Козлов.

 

Утыртылган агачлар Бөек Ватан сугышы геройларына истәлек һәм рәхмәт символына әверелде. Моннан тыш, мондый «яшел һәйкәлләр» барлыкка килү урман фондын саклау һәм торгызу бурычларын хәл итәргә ярдәм итә.

 

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясе Россия экология һәм урман хуҗалыгы министрлыклары, шулай ук «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте инициативасы белән үткәрелә. Бүген аның масштаблары ил чикләреннән еракка чыкты: акция халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Аңа Чистайда яшәүче һәркем үз дачасында яки йорт яны участогында агач утыртып кушыла ала. 2026 елда акция җиденче тапкыр уздырыла һәм «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев