Хәрбиләр Чистай эшмәкәренә рәхмәт белдерделәр
Чистай муниципаль районы Советында узган аппарат киңәшмәсендә лаеклы бүләк тапшыру тантанасы булды
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов «Уңыш технологиясе» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Нуруллинга мотоукчылар полкы командованиесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Чистайга гамәлдәге армиядән югары бәя килде. Хәрби командование тарафыннан имзаланган хатта күрсәткән гуманитар ярдәме, битараф булмавы һәм юмартлыгы өчен Рөстәм Рәис улына рәхмәт белдерелә.
Эдуард Хәсәнов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, фронт һәм тыл бердәмлегенең мөһимлеген ассызыклады, махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итү хакимиятнең, бизнесның һәм район халкының уртак бурычы булуын билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нуруллинга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә туган шәһәре хакына хезмәтендә уңышлар теләде.
Илфат Мәгыйзов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев