Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!

Сезне уртак бәйрәмебез – Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Илебез тарихында бу көн чын мәгънәсендә күпмилләтле Россия халкының ихтыяр көче һәм бердәмлеге чагылышына әйләнде.  

Күп гасырлар элек ополчение сафларында, туган җиребезнең азатлыгын саклар өчен, төрле милләт һәм катлау вәкилләре иңгә-иң торып дошманга каршы күтәрелде. 

Бүген дә, махсус хәрби операция шартларында,без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләпяклыйбыз, неонацизмга катгый каршылык күрсәтәбез. 

Буыннан-буынга тапшырыла килгән рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык һәм ата-бабаларыбыз мирасына ихтирам йөрәкләребезгә көч-куәт бирә. Без Җиңүгә ышанабыз! 

Барлык халыклар һәм диннәр вәкилләре арасындагы үзара дуслыкка һәм ихтирамганигезләнгән багланышлар илдәге тотрыклылыкның, милләтара һәм динара татулыкның аерылгысызөлешен тәшкил итә. Татарстан шуңа да һәрчакгражданнарның бердәмлеге, туган телләрне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятләрне саклау һәм үстерү үрнәгебулып тора, Россияне ныгытуга үзеннән зур өлеш кертә. 

Ихлас күңелдән сезгә исәнлек-саулык, тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев