Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыклар бердәмлеге көне белән!

Хөрмәтле чистайлылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!

Бу безнең өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе, ул Россия тарихында мөһим истәлекле дата белән бәйле, ата-бабаларыбыз өчен горурлык, Ватаныбызның бөек, күпмилләтле халкының берләшүе һәм бердәмлеге символына әверелде. Бу көнне без ата-бабаларыбыз белән өзелмәс багланышны ныграк һәм тирәнрәк тоябыз, сугышларда һәм хезмәттә Россиянең данын һәм бөеклеген яклаучыларны, хәзер аның мәнфәгатьләре сагында торучыларны тагын бер кат рәхмәт хисе белән искә алабыз.
Халыклар бердәмлеге һәм ватанпәрвәрлек Россиягә тарихтагы авыр чорларында һәрвакыт ярдәм итте. Без хәзер дә алар белән көчле.
Татарстан Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булып тора. Республикабызның күпмилләтле халкы туганлыкны һәм дуслыкны кадерли, Ватаныбызның иминлеге һәм даны уртак тырышлык белән үсүен истә тотып, бөтен ил өчен уртак булган өметләр һәм уй-фикерләр белән яши.
Бу көн кешеләрне берләштерсен, алга ышанычлы адымнар ясау һәм яңа казанышлар өчен көч бирсен! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек һәм уртак йортыбыз — бөек Россиябезнең чәчәк атуы хакына игелекле эшләрегездә уңышлар телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев