Халыклар бердәмлеге көне белән!
Бүген, 4 ноябрьдә, Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе — Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Ул милләтара татулык һәм җәмгыятьнең бердәмлеге идеясен гәүдәләндерә.
Анда без барыбыз да, төрле милләт һәм дин кешеләре, уртак тарихи үткәне һәм киләчәге булган бердәм халык — Россия гражданнары булып торабыз.
Хөрмәтле чистайлылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Бу дата безнең иң яхшы традицияләребезне — ватанпәрвәрлекне, үзара ярдәмләшүне һәм бердәмлекне ныгыту өчен лаеклы сәбәп булсын! Ул игелек, киң күңеллелек һәм кайгыртучанлык бәйрәме булсын, туган ягыбызны һәм бөтен Россияне ныгыту турындагы игелекле уйларны тормышка ашырырга ярдәм итсен!
Бердәмлегебез, гражданлык җаваплылыгыбыз илебезнең якты киләчәге гарантиясе булсын!
Бу бәйрәм көнендә сезгә тыныч күк йөзе, татулык, нык сәламәтлек, иминлек һәм шәхси бәхет телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев