«Халык инспекторы» телефонда: чистайлылар юл иминлегенә тәэсир итеп, моның өчен акча алырга мөмкиннәр
Эш принцибы гади: кулланучы кагыйдә бозуны видеога яки фотога турыдан-туры кушымтада терки
«Халык инспекторы» мобиль кушымта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән көрәштә кирәкле коралга әверелә бара. Аның ничек эшләве һәм ни өчен аны һәр аңлы гражданинга куллану мөһим булуы турында Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Дмитрий Зинин сөйләде.
– Бүген «Халык инспекторы» – юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле коралларның берсе. Юл хәрәкәтенә җәмәгать контроле кирәк һәм кушымта теләсә кайсы кешегә аның бер өлеше булырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады Дмитрий Викторович.
Эш принцибы гади: кулланучы кагыйдә бозуны видеога яки фотога турыдан-туры кушымтада терки, бу вакытта автомат рәвештә төшерү урыны һәм вакыты билгеләнә. Хәбәрнамә Дәүләт автоинспекциясенә керә, анда аны тикшерәләр. Әгәр кагыйдә бозу очрагы раслана икән, бу административ эш кузгатуга сәбәп була.
– РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, гражданнарның кагыйдә бозулар турындагы хәбәрләре тикшерү өчен законлы нигез булып тора. «Халык инспекторы» – мондый мәгълүматны тапшыру өчен уңайлы цифрлы корал, – дип аңлатты Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы.
Хәзер кушымта хокук бозуларның 18 категориясе буенча хәбәрнамәләр кабул итә. Алты категория буенча расланган очраклар өчен акчалата бүләкләү каралган. Болар: җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, кызыл утка чыгу, стоп-сызыктан чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, хәрәкәт иткәндә телефон куллану.
– Бу чара юлларда тәртипне контрольдә тотуга күбрәк гражданнарны җәлеп итәр дип өметләнәбез. Даими игътибар тәэсире тудырылачак һәм машина йөртүчеләр кагыйдәләрне катгыйрак үтәячәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Зинин.
Шул ук вакытта Дмитрий Викторович мөһим нәрсәгә игътибар юнәлтә: автомобиль белән идарә иткәндә кушымтадан файдалану һәм кагыйдә бозуларны теркәү катгый тыела.
– Бу куркыныч һәм үзеннән-үзе кагыйдә бозу булып тора. Машина йөртүчегә хәрәкәт иткәндә телефон кулланган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.36.1 маддәсе буенча 1500 сум штраф каралган. Кагыйдә бозуларны җәяүле яки пассажир булганда теркәргә кирәк, әмма руль артында түгел, – дип ассызыклады ул.
Ахырда Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да мөрәҗәгать итте:
– «Халык инспекторы»н актив куллану машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең хокукый аңын күтәрер дип ышанам. Бергәләп без юлларда аварияләрне киметә алачакбыз. Әмма иң мөһиме – иминлекнең безнең һәрберебездән торуын исегездә тотыгыз. Кагыйдәләрне төгәл үтәгез, үзегезне һәм тирә-юньдәгеләрне саклагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев