Хакимият бинасында чистайлыларга бүләкләр тапшыру тантанасы узды
Күрсәтелгән гуманитар ярдәм өчен биш чистайлы Донецк халык республикасы Славян орденлы 41680нче номерлы хәрби частьнең 1нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасының 1нче мотоукчылар батальоны шәхси составының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Район башлыгы Дмитрий Иванов кулыннан лаеклы бүләкләрне: Сергий Радонежский храмы рухание, иерей Тимофей Маташов, Чистай җылылык челтәре һәм «Чистай су каналы» предприятиеләренең генераль директоры Марат Харисов, «Адиль» сәүдә йорты җитәкчесе Сергей Жуков, 6нчы номерлы «Мебель фабрикасы» ТҖС, «Чистай-фронтка» волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Чулпан Сөләйманова һәм муниципаль районның җирле үзидарә органнары эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенең машина йөртүчесе Эдуард Гамиров алдылар.
Дмитрий Алексеевич һәркемгә игелекле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев