Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хаҗ кылу, борынгы иконалар һәм гыйбадәт турында сөйләшәбез

Без төрле темалар буенча туган сорауларга җаваплар бастыру өчен яңа рубрика ачабыз. Аларның һәрберсенә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий җавап бирәчәк.

– Һәрбер православиеле кешедә икона бар. Фотографияләр булган иконалар кайвакыт яраксыз хәлгә киләләр. Пасха бәйрәмендә кешеләр изгеләр йөзе белән наклейкалар кулланырга яраталар. Әлеге термоэтикеткаларны ташларга кул бармый. Иконалар һәм наклейкалар белән нәрсә эшләргә дигән сорау килеп туа.

– Яраксызга әйләнгән иконаларны яндырырга кирәк. Моны көнкүреш чүп-чарыннан аерым урында ихтирам белән эшләргә кирәк.

Пасха наклейкаларына килгәндә исә иң яхшысы – изге сурәтләр булмаганнарны куллану.

– Православие кешесенә догасында мөселманнар турында искә алу ярыймы?

– Христиан кешесенең бурычы – Аллаһы Тәгалә безнең кайгыртуга мохтаҗ иткән якыннарың өчен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Шуңа күрә шәхси гыйбадәтләребездә без мөселманнар турында дога кыла алабыз. Ә менә чиркәүдә бары тик христианнар өчен генә дога кылына, ярлыкау сорала.

– Алдагы елларда безнең шәһәрдә хаҗ кылу сәфәрләре еш оештырыла иде. Хәзер, кызганычка каршы, сирәгрәк. Аңлашыла, бу эштә күп оештыру мәсьәләләрен хәл итү сорала, таләпләрне дә үтәргә кирәк. Нигә әле безгә дә Казандагы кебек хаҗ кылу үзәге оештыруны уйламаска? Күп чистайлылар аның хезмәтеннән файдаланырлар дип уйлыйм.

– Изге урыннарга хаҗ кылу – борынгы дини традиция. Ул рухи үсешкә ярдәм итә, белемне киңәйтә, күңелгә ял бирә. Әгәр дә хаҗ кылу мәхәлләдә матур традициягә әверелсә, күмәк сәяхәтләр кешеләрне берләштерә. Мин киләчәктә епархиянең хаҗ кылу хезмәтен дә оештырырбыз дип ышанам.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хаҗ кылу – ул үзенә күрә ял, православиеле христианнар өчен күңелеңә тынычлык табу. Күңелен чистарту һәм дингә тартылу буенча көндәлек хезмәтне ул үзенең мәхәлләсендә башкарырга тиеш. Без үзебезнең храмыбызны, ул шәһәрнеке яки авылныкы булсын, кешеләр тартыла торган урын яисә хаҗ кылу үзәге булсын дип кайгыртырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев