Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вячеслав Андреевичны һәм Надежда Николаевнаны язмыш медицина училищесында очраштырды

Күнегелгән матур традиция буенча Никахлашу сараенда юбилярларны хөрмәтләү булды. Вячеслав Андреевич һәм Надежда Николаевна Шахтенковлар алтын туйлары белән котлаулар кабул иттеләр.

ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән алар яшьлек елларына-беренче кавышкан вакытларына кайттылар сыман... Алар өчен моннан 50 ел элек яңгыраган кебек Мендельсон маршы яңгырады, алар бер-берсенә мәхәббәтләрен сакларга һәм тугры булырга ант бирделәр һәм традиция буенча Мактаулы юбилярларның истәлек китабына кул куйдылар. Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Җәләлева һәм Чистай районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе Наилә Нигъмәтуллина әлеге парны шатлыклы вакыйга белән тәбрик итте һәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды. Иң җылы һәм иң кирәкле сүзләрне, билгеле, туганнары, якыннары юллады.

Вячеслав Андреевич һәм Надежда Николаевна медицина училищесында танышалар, нәкъ менә алар шунда белем алалар. Шушы студентлык елларында аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә.

– Минем бергә укыган дус кызым Вячеслав белән бер авылдан, аны яхшы белә иде. Шушы дус кызым безне таныштырды да инде. Шулай итеп, без аралаша башладык. Ул һәрвакыт акыллы, аз сүзле, бервакытта да артыгын сөйләми иде. Бәлки шушы сыйфатлары белән үзенә җәлеп иткәндер дә. Мин аңардан бервакытта да начар сүз ишетмәдем, – ди Надежда Николаевна.

Вячеслав Шахтенков Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң Чистайның туберкулезга каршы дәваханәсендә эшли башлый. Ул бар гомерен шушы учреждениегә багышлый, 40 еллап шунда намуслы хезмәт куя. Вячеслав Андреевичны хезмәт сөю һәм үҗәтлек кебек сыйфатлар бизи. Күп еллар дәвамында ул судта халык утырышчысы була, аның тугры, намуслы кеше булуын истә тотып, күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүне аңа ышанып тапшыралар.

– Безнең әти иң яхшысы: иң акыллы, иң ярдәмчел, иң тәртипле, – дип яратып сөйли кызы Светлана.

Надежда Николаевна үз хезмәт юлын Чистай үзәк дәваханәсе филиалы лабораториясендә башлап җибәрә, аннары Роспотребнадзор идарәсе лабораториясенә күчерелә. Тормыш иптәше кебек үк ул анда пенсиягә чыкканчы хезмәт итә. Гомеренең иң яхшы елларын әлеге һөнәргә багышлый. Юбилярларның гомуми хезмәт стажы 80 ел тәшкил итә!

Әмма тормышта барысы да шома гына бармый шул. Шахтенковлар гаиләсенә дә шактый сынаулар узарга туры килә. Шуларның берсе 1985 елда була. Гаилә башлыгын хәрби хезмәттә булырга тиеш кеше булганга Әфганстанга сугышка алып китәләр. Төркмәнстан һәм Әфганстан чикләрендә медицина госпитале җәелдерелгән була, биредә совет солдатларының гомерләрен саклап калу өчен көрәшәләр. Бу вакытта ниләр кичерергә туры килүен аның хәләл җефете үзе генә беләдер...

– Безнең әни иң мәрхәмәтле, кайгыртучан, игътибарлы, ул дөньяда иң яхшы әни, – диләр әниләре хакында Надежда Николевнаның балалары.

Вячеслав Андреевич һәм Надежда Николаевна ярты гасыр дәвамында кулга-кул тотынышып, шатлыкта да, кайгыда да гел янәшә атлыйлар.

– 35 елдан артык әти-әни белән бергә яшәдек. Без өлкәннәрне хөрмәт иттек, үзара дус-тату булдык. Аларга каршы сүз әйтергә дә базмый идек без. Бер-беребезгә дә авыр сүзләр әйтешмәдек, берәр нәрсә ошамаса да, балалар алдында мөнәсәбәтләр ачыклап тормадык, дәшми кала идек. Безне тормыш үзе, бер-беребезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте, – дип сөйлиләр ирле-хатынлы Шахтенковлар. Алар бүген дә актив яшәү рәвеше алып баралар, бергә чаңгы шуалар, балыкка, дачага йөриләр. Кызлары Светлананы һәм уллары Андрейны да үзләре кебек хезмәт сөючән, максатчан итеп тәрбияләгәннәр. Хәзер гаиләдә дүрт оныклары үсеп килә.

Вячеслав Андреевич һәм Надежда Николаевна өчен мәхәб бәт, тугрылык,үзара хөрмәт гаиләләренең ышанычлы нигезе булып тора.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев