Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Волонтерлар татарстанлыларга иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен тавыш бирергә булышалар

Республикада өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә

Брифингта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр иткәнчә, паркларны һәм скверларны бөтен халык тарафыннан сайлау практикасы Татарстанда 2017 елда барлыкка килгән, ә аннары бөтен илгә җәелдерелгән. Елдан-ел халыкның кызыксынуы арта бара: 2021 елда 170 мең кеше тавыш биргән булса, узган ел инде 416 меңнән артык.

 

Быел 45 муниципаль берәмлектә 178 объект тавыш бирүгә чыгарылган. Урамнарда волонтерлар эшли, алар гражданнарга үз тавышларын ике ысул белән бирергә ярдәм итәләр. Беренчесе –волонтер смартфонындагы QR-код аша: кеше аны сканерлый, дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнә һәм территорияне сайлый. Икенчесе – волонтер җайланмасы аша: яшәүче телефон номерын әйтә, код язылган СМС ала, аны фамилиясе исеме белән бергә волонтерга әйтә, шуннан соң тавыш теркәлә.

 

Бер кеше бары тик бер объект өчен генә тавыш бирә ала, сайлауны үзгәртергә яки кабат тавыш бирергә ярамый. Алынган СМС-код бары тик шәхесне раслау өчен генә кулланыла һәм «Дәүләт хезмәтләре»ндәге башка мәгълүматларга керү мөмкинлеген ачмый.

Чыганак: «Казанские ведомости»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев