Владимир Зайцев махсус хәрби операция зонасында хәрбиләргә ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хатларына лаек булды
...
Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсе бүләкләүдән башланды. Район башлыгы Дмитрий Иванов «Бетар» ширкәте президенты, Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины Владимир Иванович Зайцевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәхмәт хатларының берсен 21005нче хәрби частьнең танк батальоны командиры җибәргән. Анда бәяләп бетергесез ярдәм, актив гражданлык позициясе һәм Россия Федерациясенең махсус хәрби операциясендә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче гуманитар оешмалар эшенә зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерелгән.
Икенче Рәхмәт хаты Донецк Халык Республикасының Славян орденлы беренче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командованиесе һәм шәхси составыннан килгән. Анда Владимир Зайцевның шәхси өлеше билгеләп үтелә, берләшмәнең хәрби әзерлеген тәэмин итүгә күрсәтелгән бәяләп бетергесез ярдәме турында әйтелә.
Район башлыгы Владимир Ивановичка махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең сугышчыларга зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
— Үз чиратымда махсус хәрби операция зонасында үзләренең изге бурычларын үтәүче ир-егетләребезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең бурыч — аларга ярдәм итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Сугыш хәрәкәтләренең тизрәк тәмамлануын һәм безнең барлык сугышчыларыбызның өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Ә без көчебездән килгәнне эшләүне дәвам итәргә тиешбез, — диде Владимир Зайцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев