Владимир Путин Чистай районы башлыгын бүләкләү турындагы указга кул куйган
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде
Бүләкләү турындагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйган һәм ул хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Бу медаль Россиянең төп дәүләт бүләкләренең берсе булып тора. Аны сәнәгатьтә, төзелештә, фәндә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә зур казанышлары, шулай ук илнең оборона сәләтенә керткән өлеше өчен бирәләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре шулай ук эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев