Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Владимир Куропаткин 92 яшендә дә бер урында гына тормый

Владимир Куропаткин үзенең тормышын, янәшәсендә булган һәм ярдәм иткән кешеләрне ярата һәм бәяли белә

Владимир Куропаткин — безнең шәһәрнең иң озын гомерле кешеләренең берсе. Аңа 92 яшь, ул бүгенгәчә ерак араларга йөрb, педагогия ветераннарының «Гвоздика» хорында чыгыш ясый. Репетицияләр арасында Владимир Федорович үзәк бульвар эскәмиясенә утырып саф һава суларга ярата. Безнең очрашу да шунда булды.

Аның үткән гомер юлында шатлыклы да, борчулы да вакытлар күп булган. Әмма барыннан да элек Владимир Куропаткин аңарда уңай тәэсирләр калдырган вакыйгалар турында сөйләргә ярата. Чөнки ул авыр тормыш юлларында ныклы чыныгу узган кеше. Зарланырга бер дә яратмый. Киресенчә, барлык авырлыклар да кешене яхшы булырга рухландыра, көчлерәк итә дип саный.

Аралаша башлавыбызның беренче минутларында ук ул шаярта башлады. Очрашуга тормыш иптәше Зоя Галееваны да алып килгән. Ул шулай ук хорда җырлый. Безнең әңгәмәдәшебез аны үзенең пресс-сәркатибе дип саный, чөнки аның ишетү белән проблемалары бар.

Владимир Федорович үзенең яшьлеген бик яхшы хәтерли. Ул кызыклы вакыйгаларга бай була. 1931 елда дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә эвакуацияләнгән язучыларны күрә, шагыйрь Степан Щипачевның улы һәм язучы Максимилиана Волошинаның кызы белән бер сыйныфта укый. Мәктәпне тәмамлагач, сәгать заводына эшкә керә. 1956 елда Казан хәрби авиация-техник училищесын тәмамлый, аннары аны армиягә алалар. Ул Украинада Полтава шәһәрендә хезмәт итә башлый. Ике елдан соң Мурманск өлкәсенә күчерелә.

— Термик атом-төш авиация бомбасын (аны «Царь-бомба» һәм «Кузькина мать» диләр иде) сынаулар башланган вакытта хезмәт иттем. Безгә танылган, олы хөрмәткә лаек кешеләр: Никита Хрущев, бөтен офицерлар белән үзе кул биреп күрешеп чыгучы Фидель Кастро килгәннәрен яхшы хәтерлим. Юрий Гагаринны да күрдем. Ул безнең янга совет галиме, конструктор Сергей Королев белән килде. Бомбаны яшереп кенә, сер итеп сынадылар, — дип искә төшерә Владимир Федорович.

Безнең әңгәмәдәшебез үзенең сере белән дә уртаклашты. Яшьрәк чакта ул үзенең буеның кыска булуыннан оялып йөргән икән.

— Сафта торганда мин иң артта басып тора идем. Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин белән очрашканга кадәр кыска буйлы булуым мине борчып килде. Күз алдыгызга китерәсезме, безнең аның белән буйларыбыз бер тигез булып чыкты! Мин моны ул минем янымнан үтеп киткәндә сиздем. Яшермичә әйтәм, шул вакытта мин артык кечкенә буйлы булмавым белән горурланып та куйдым, — дип көлә Владимир Федорович.

Хәрби хезмәтне ул Белорус­сиядә Бобруйск шәһәрендә дәвам итә. Аны тәмамлагач Казанга кайта. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үсте­рәләр. Ул йөрәгенең һәрвакыт Чистайга тартылуын яшерми, 1994 елда гаиләләре белән туган шәһәренә күченеп кайта. Әмма бәхетләре озакка бармый. Кече улы инфаркттан вафат була, озакламый тугрылыклы тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчә. Аны бу кайгылардан музыка гына коткара. Өч елдан соң Владимир Федоровичның музыка яратуын белгән бер туганы аны Укытучылар йорты каршында оештырылган хорга барырга күндерә.

— Мин балачактан ук җыр­ларга ярата идем. Пионерлар йортында узучы концертларда еш катнаштым. Александр Даргомыжскийның «Русалка» операсыннан Князь каватинасын җырлаган мизгелем күңелемдә яхшы саклана. Җирле радиодан да чыгыш ясадым. Сугыш вакытында госпитальдә ятучы яралылар өчен концертлар шулай үтә иде. Без алар өчен җырладык.

— Ә сез ни өчен әлеге юнә­леш­тә карьерага омтылмадыгыз? Моңа армиядә хезмәт итүегез тәэсир иттеме?

— 14 яшемдә минем тавышым югала башлады. Шул вакытта музыка белән шөгыльләнергә дигән теләгем дә юкка чыкты. Армия хезмәтендә дә җырларга туры килмәде.
Минем әңгәмәдәшем 1998 елда гына җырлый башлый.

— Аның тавышына музыкаль хезмәткәрләр һәм хор җитәкчеләре игътибар итә. Күп еллар Владимир Федорович «Восток» мәдәни-ял итү үзәге каршындагы сугыш һәм хезмәт ветераннары хоры солисты була. 1994 елда «Балкыш» икенче республика фестиваленең призеры булды, — дип сөйли Зоя Галеева.

«Гвоздика» хорына Зоя Николаевна 2007 елда килә. Владимир Федорович белән алар дуэт башкаралар.

Шуннан бирле алар гел бергә, иҗатта да, тормышта да бер-берсенә ярдәм итәләр. Аларның иҗади дуслары бик күп.

— Исхак Мөхәммәтовның хорга бик күп көч бирүен әйтеп үтәргә кирәк. Үзенең авыр балачагына, Әфганстанда хезмәт итүенә карамастан, ул музыкага мәхәббәтен югалтмаган.Үзенең елмаюы, күзләренең нур чәчеп торуы белән дә хорда катнашучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Аның иҗади тормышында хорның җитәкчесе, талант иясе, искиткеч мәрхәмәтле кеше Марина Вакатова да зур роль уйный. Хорның һәр әгъзасына ул якын кешесенә караган кебек карый. Безнең өчен хор — гаилә, биредә һәркем үзенчә талантлы һәм үзенчәлекле, биредә һәркемгә җылы һәм уңайлы. — дип үз фикерләре белән уртак­лаша Владимир Федорович һәм Зоя Николаевна.
Алар Чистай турында да яратып. җылы итеп сөйлиләр

— Шәһәребез көннә-көн үзгәрә, яңа нәрсәләр барлыкка килә. Без Чистаебызны аның матурлыгы, тарихи кыйммәте өчен генә түгел, анда искиткеч яхшы, талантлы кешеләр күп булуы өчен дә яратабыз, — диләр алар.

Владимир Куропаткинның өч оныгы һәм оныкчыгы бар, алар бабаларына илһам, көч-куәт биреп торалар. Ул үзенең сәламәтлеге турында да кайгырта, моңа аңа Зоя Николаевна да ярдәм итә.

Алда әле яңа планнар, яңа идеяләр. Бу эшләргә яшь комачаулык итә дип кем әйтә ала?! Владимир Куропаткин үзенең мисалында 92 яшьтә дә тик тормаска, алга барырга, күңелдәге уй-хыялларны тормышка ашырырга мөмкин икәнен янә бер кат раслый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев