Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Виртуаль дөнья балаларга чынбарлыкны алыштырмаячак

Белгеч гаджетларга бәйлелекнең нәрсәгә китергәнен һәм аның белән ничек көрәшергә кирәклеген сөйли

Хәзерге дөньяда гаджетлар кешеләргә зур йогынты ясый. Без тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Алар безнең өчен эштә ярдәмчеләр, аралашу һәм күңел ачу чарасы булып торалар. Әмма балаларга гаджетлар ничек тәэсир итәләр? Бу хакта Чистай үзәк район дәваханәсе психологы Ольга Баранская сөйләде.

– Гаджетларның һәм компьютерларның балаларга тәэсире нинди?

– Гаджетларның уңай һәм тискәре яклары бар. Уңай ягы шунда: фикерләү процессы тизләтелә, ягъни күп вакытларын компьютерда үткәргән кешеләрдә фикерләү реакцияләре тизлеге арта.

Тискәре ягы исә тере ара­лашу булмауда һәм агрес­сивлыкның артуында.

– Балалар ни өчен агрессив була?

– Балалар, бигрәк тә яшүсмерләр, гаджетлар ярдәмендә Интернет аша аралашуны чикли башласалар, агрессия күрсәтәләр, чөнки гаджетлар тормышларының бер өлешенә әвереләләр, ягъни интериоризация барлыкка килә. Шуңа күрә әгәр баланы тик торганда чикләсәң, җавап агрессиясе барлыкка килә. Бала: «Минекен тартып алалар, мин моны теләмим», – дип киреләнә башлый.

Гаджетлар – уңайлы әйбер. Балага уенчык бирәсең дә, үзеңне ирекле хис итәсең, аның белән шөгыльләнергә кирәкми – күп кенә ата-аналар нәкъ шулай уйлый. Ләкин боларның барысы да агрессивлыкка китерә, балалар алардан башка бер-берсе белән ничек аралашырга кирәклеген белмиләр. Алар социаль челтәрләрдә танышалар, очрашалар, әмма нәрсә турында сөйләшергә, ничек сөйләшергә, хис-тойгыларны ничек күрсәтергә белмиләр. Чөнки сөйләшкәндә сүзне ничек әйтүең, сөйләм тембры, интонация, дөрес куелган басымнар мөһим – бу дөрес сөйләм. Ни кызганыч, гаджетлар кулланып, барысы да юкка чыга.

– Ата-аналар баланың гаджетлары белән дөрес ничек эш итәргә тиеш? Алардан күпме вакыт дәвамында файдаланырга мөмкин?

– Балага гаджетларны никадәр соңрак бирә башласагыз һәм ул Интернетта никадәр азрак вакыт үткәрсә, шулкадәр яхшырак. Әгәр без яшүсмерләр турында сөйләшәбез икән, моның өчен көненә ике сәгать вакыт җитә, башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен сәгать-сәгать ярым да җитә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гаджетларны бөтенләй бирергә кирәк түгел.

Приставкалы уеннарны вакыт буенча чикләргә кирәк. Шуны аңлагыз, бала бөкерәеп, экранга төбәлеп утырырга түгел, ә хәрәкәтчән уеннар уйнарга тиеш. Физик күнегүләрне акыл күнегүләре белән чиратлаштыру: нинди дә булса мәсьәләләрне чишү зарур.

– Гаджетларны тәүлекнең кайсы вакытында кулланырга рөхсәт ителә?

– Нерв системасын һәм тулаем организмны торгызу вакыты 22 сәгатьтән 3-4 сәгатькә кадәр дәвам итә. Тулы, продуктив 8 сәгатьлек йокы кирәк. Ул 22 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр дәвам итсә, яхшы булачак. Шуңа күрә балага көндез компьютерда эшләргә рөхсәт итү яхшырак.

– Гаджетны бала үсеше өчен ничек файдалы итәргә?

– Кече яшьтәге балалар өчен төрле үсеш программалары урнаштырырга мөмкин. Ә имтиханнарга әзерләнүче өлкәнрәк балалар өчен, 9нчы сыйныфтан соң яки 11нче сыйныфтан соң алар сайлаган фәннәр буенча төп дәүләт имтиханына яки бердәм дәүләт имтиханына әзерлек белән төрле программалар куярга мөмкин. Бу очракта компьютер мөмкинлекләре ярдәм итәчәк.

– Ата-аналар балалары­ның бәйлелеге проблемасы белән сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме?

– Шактый еш һәм алар социаль яктан ышанычсыз гаиләләр генә түгел, ә имин гаиләләр дә. Ата-аналар һәрвакыт эштә, ә балалар көне буе үзләренә бирелгән. Бу бушлык компьютер уеннары уйнап тутырыла, бу аларның тормыш рәвешенә әверелә. Мондый уеннарны, аеруча агрессив характердагыларны, еш уйнаган балалар, чынбарлык белән уенны бутыйлар. Гадәти тормышка күчкәч, алар биредә дә шундый ук кагыйдәләр, биредә дә барысы да ярый дип саныйлар: пистолеттан атасың, беркем дә үлми – торып басалар, алга таба баралар. Бу аларның агрессив чагылышлары белән куркыныч.

– Олылар гаджет куллануны чикли башлагач, ата-аналар һәм балалар арасындагы бәйләнешне ничек югалтмаска? Каршылыклардан ничек сакланырга?

– Иң баштан ук бала белән гаджетларда шөгыльләнү вакытын билгеләргә кирәк. Контрольне кулдан ычкындырмаска, шул чакта проб­лемалар да

булмаячак. Чөнки бернинди программа тәэминаты да тере аралашуны алыштыра алмый. Үз балаларыгызны ишетә белергә, аларның проблемаларын тыңларга өйрәнегез. Сез балагызның тормышы, аның нәрсә белән яшәве, нәрсә белән кызыксынуы, нинди борчулары барлыгы белән кызыксынырга тиеш. Улыгызның яки кызыгызның булган проблемаларын бергәләп хәл итү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев