Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Виктор Смыковның әйткән сүзе һәрвакыт гамәлгә аша

17 июльдә Виктор Васильевич үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аның исеме күп чистайлыларга яхшы таныш. Виктор Васильевич Чистайның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте, үзенең игелекле эшләре белән озак елларга сизелерлек эз калдырды.

Республиканың Дәүләт Советының IV һәм V чакырылыш депутаты, муниципаль районның Мактаулы гражданины Виктор Смыков ярдәме белән безнең шәһәрдә уннарча социаль әһәмияттәге объектлар сафка басты. Алар арасында «Кама» яр буе, «Умиление» чиркәве, «Хәзинә» скверы, яңартылган Скарятин бакчасы һәм «Татнефть-Олимп» стадионы бар.
Депутат эшчәнлеге тәмам­лан­ганнан соң да ул безнең районга ярдәм итүен дәвам итә. «Кеше тормышының әһәмияте еллар саны белән түгел, ә аның эшләгән эшләре белән билгеләнә» дигән тормыш принцибына тугры калып яши ул.
Виктор Смыковны чис­тайлылар хөрмәт итә, аның фикере ышанычлы, чөнки әйткән сүзе эшеннән аерылмый. Шулай ук Виктор Смыковка да һәрвакыт чистайлылар фикере мөһим булып кала.

«Сез эшләгән барлык нәрсәләр дә гасырларга калачак!»

— Виктор Ва­сильевич Чис­тай һәм чис­тайлылар өчен күп нәрсә эшләде. Мә­гариф, спорт, мәдә­ни­ят үсе­шенә, шулай ук шәһәре­безнең йөзен яңарту һәм төзек­ләндерү эшләренә зур өлеш кертте, — дип олы хөрмәт белән сөйли Чистай районы баш­лыгы Дмитрий Иванов. — Аның ярдәмендә сафка бастырылган барлык объектлар да үзенчәлекле, чөнки алар ихлас күңелдән төзелгән. Аларның һәр элементы, һәр детале уйлап эшләнгән.
Үзенең депутатлык эшчән­легенең беренче көннәреннән үк Виктор Васильевич кешеләр белән аралашуга зур игътибар бирде. Аның өчен һәр чистайлының фикере мөһим иде, шуңа күрә ул чистайлыларга нәрсә кирәген, аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын ачык­лау өчен йөзләрчә очрашулар үткәрде. Аның бер сүзе дә эшеннән аерылмады!
Хөрмәтле Виктор Васильевич, сез эшләгән һәр нәрсә гасырларга калачак! Рәхмәт Сезгә! Сезне ихлас күңелемнән юбилеегыз белән тәбрик итәм! Нык­лы сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар телим!

«Олы йөрәкле кеше»

— Махсус хәрби операция башлануга, мин хәрбиләре­безгә актив рәвештә гуманитар ярдәм күрсәтә, шәхсән үзем аларга кирәкле нәрсәләр һәм азык-төлек ташый башладым, — ди Луч поселогы башлыгы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ришат Мәгъсүмов. — 2022 елның җәендә миңа Виктор Смыковның ярдәмчесе шалтыратты һәм минем белән сөйләшергә теләвен әйтте. Аннары Виктор Васильевич үзе шалтыратты. Ул башта миңа шелтә белдерде, аннары кискен итеп: «Син махсус операция зонасына ничә тапкыр баргансың инде, миңа бер тапкыр да әйтмәдең!», — диде.
Мин аның мохтаҗларның барысына да булышуы турында белә идем, әмма махсус операция зонасына баруым хакында сөйләмәдем. Миңа бу хакта сөйләве уңайсыз иде, чөнки ул болай да безнең шәһәребезгә, чистайлыларга, балалар йортындагы ятимәргә даими ярдәм итеп тора.
Әмма Виктор Васильевич сүзендә нык торды һәм без шуннан бирле ныклы хезмәттәшлек итәбез. «Егетләргә булышырга, иң авыр вакытта бер минутка да ташламаска кирәк! Игелек­ле эш башлагансың икән, аны азагына хәтле дәвам ит!», — ди Виктор Васильевич. Бүгенге көнгә мин уртак тырышлык белән җыелган гуманитар ярдәмне махсус операция зонасына 32 тапкыр илтеп кайттым. Сүз уңаеннан, гуманитар ярдәм җыюда Виктор Васильевич үзе генә түгел, аның улы Юрий Викторович та ярдәм итә. Мин гуманитар ярдәм безнең хәрбиләргә нык булыша дип саныйм. Ул бик кирәкле нәрсә.
Виктор Смыков — олы йөрәкле кеше. Ул үзе өчен генә түгел, башкалар өчен яши. Ул һәрбер мохтаҗ кеше турында да кайгырта. Виктор Васильевич чистайлы булмаса да, районыбызның Мактаулы гражданы исемен йөртә. Дөньяда шундый кешеләр булуы бик күңелле! Виктор Васильевич, мин сезне юбилеегыз белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, бәхет бирсен!

Һәрвакыт отряд тормышы белән кызыксына

— Виктор Ва­сильевич озак еллар дә­ва­мында без­нең отрядка ярдәм күрсәтә, — дип сөйли «Выст­рел» хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмит­­рий Юдин. ­– Аның ярдәмендә без Сталинград сугышы үткән урыннарда эзләнү экспедицияләре алып бару өчен кирәкле җиһазларны алдык. Моңардан тыш, ул һәрвакытта отрядның тормышы белән кызыксына, һәр эзләнү сезонының ничек үтүе турында
сорый. Виктор Васильевичка без ярдәм иткәне, җылы сүзләре, яшь буынны тәрбияләүдә керткән өлеше өчен бик рәхмәтле. Виктор Васильевич, юбиллеегыз белән сезне! Бетмәс-төкәнмәс энергия, якыннарыгыз янәшә­сендә озак еллар гомер итүе­гезне телим!

Игелекле тылсымчы
— Виктор Васильевич белән безнең балалар йорты арасындагы дуслык ун елдан артык, бүгенгәчә дәвам итә, — ди Чис­тай балалар йорты директоры Елена Вәлиева. — Һәр бала Яңа ел алдыннан үзенең хыялының тормышка ашуын тели. Әти-әни җылысыннан мәхрүм калган балалар ихлас күңелләреннән Яңа ел әкиятенә ышаналар һәм теләкләренең кабул булуын телиләр. Һәр ел саен матур традиция буенча балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайга үз теләкләрен җиткереп хат язалар. Бәйрәм алдыннан Виктор Васильевич аларның хыялларын тормышка ашыра. Ел саен Халыкара балаларны яклау көнендә аларның бәйрәменә ямь өстәп, нәниләребезгә бүләкләр өләшә.
Балалар йортында тәрбия­ләнүче, шулай ук чыгарылыш балаларының һәрберсе өчен дә аның йөрәгендә урын бар, аларның уңышлары белән кызыксына, яңа казанышларга омтылышларын хуплый. Виктор Васильевич ярдәмендә балалар йортында тренажер залы ремонтлана, территориядә уңайлы чатыр, төркемнәрдә заманча гаджетлар барлыкка килә. Балаларыбыз өчен эшләгән игелекле гамәлләренә Виктор Васильевичка ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бу бит матди кыйммәтләр генә түгел, бу шатлык, якты, матур киләчәккә ышаныч, хыялларның тормышка ашуына өмет һәм иң яхшы нәрсәләргә ирешүгә омтылыш та.
Хөрмәтле Виктор Васильевич, туган көн котлауларын кабул итегез! Сезнең мәрхәмәтле йөрәгегез ярату, ышаныч, дуслык, үзара аңлашу һәм ышаныч белән бүләкләнсен! Яхшылыгыгыз үзегез хыялланган нәрсәләр аша меңе белән үзегезгә кире кайтсын! Сезгә нык­лы сәламәтлек, бәхет телибез!

Битараф булмаганыгыз һәм игелекле гамәлләрегез өчен рәхмәт

— Безнең «Умиление» чиркәве 2013 елда Виктор Васильевич Смыков башлап йөрүендә һәм ярдәме белән төзелде. Ул 2013 елның 4 августыннан бирле эшли, — дип сөйли «Умиление» гыйбадәтханәсе рухание, протоиерей Андрей Рыбочкин. — Ачылганнан башлап хәзерге вакытка кадәр Виктор Васильевич бу гыйбадәтханәгә даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтә.
Күптән түгел епископ Пахомий фатихасы белән гыйбадәтханәнең чиркәү кибетендә җиһазларны алыштырырга кирәк иде. Аларны ясап бирделәр һәм урнаштырдылар. Виктор Васильевич җиһазларның ярты бәясен түләргә ярдәм итте.
Шулай ук гыйбадәт­ханәдә ике электр су җылыткыч яраксыз хәлгә килде. Виктор Василь­евич шулай ук безгә аларны сатып алырга ярдәм итте. «Умиление» чиркәве мәхәллә советы һәм мәхәллә кешеләре гыйбадәтханә тормышына зур игътибар күрсәткәне өчен Виктор Васильевичка бик рәхмәтле. Мөмкинлектән файдаланып, Виктор Васильевичны юбилее белән котлыйбыз, битараф булмаганы һәм игелекле гамәлләре өчен үз хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Игелекле гамәл­ләрегез меңе белән үзегезгә кайтсын!

— Виктор Ва­сильевич Смыков 2012 елда 5нче номерлы территориаль җәмәгать сове­тынын ачуда башлап йөрүче булды, — дип сөйли 5нче номерлы «Вектор» радиокомпаниясе» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Дмитрий Забегаев. — Ул безгә беренче адымнарыбызда нык ярдәм итте, чөнки ул Әлмәттә дә территориаль җәмәгать советы оештыручыларның берсе булган, эшне ничек оештырырга кирәклеген бик яхшы белә иде.
Безнең микрорайонда Учхоз урамында үзәкләштерелгән суүткәргеч юк иде, кешеләр кое­лардан файдалана иделәр. Без Виктор Васильевичка 2013 елның көзендә мөрәҗәгать иттек, ул документацияне әзерләргә кушты. Без моны кышкы айларда башкардык, шәһәрнең барлык хезмәтләре белән килешүләр төзедек, ә 2024 елның язында ул безгә техника бирде һәм сентябрь азагында 2,1 километрга сузылган суүткәргеч барлыкка килде, көз азагына кадәр кешеләрнең өйләрендә су ага башлады.
Шулай ук микрорайонда яшәүчеләр Виктор Смыковка кышын юлларны чистартуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәләр. Ул моның өчен берничә ел рәттән техника белән ярдәм итте.
Без бервакытта да Виктор Васильевичны онытмыйбыз, аның ярдәмен югары бәялибез. Аның портреты безнең территориаль җәмәгать советы стендында 12 елдан бирле эленеп тора.
Виктор Васильевичны юбилее белән котлыйбыз!
Ярый әле бу дөньяда шундый мәрхәмәтле, сизгер йөрәкле кешеләр бар. Кылган изге гамәлләренең әҗерен Аллаһы Тәгалә меңе белән бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев