Виктор Смыков: «Нинди кеше булуыңны эш белән генә күрсәтергә мөмкин»
Виктор Смыковны ярдәмчел, ачык кеше буларак беләләр. Ул Чистайның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте, озак елларга сизелерлек эз калдырды. Аңа чистайлыларның фикере һәрвакыт мөһим булды һәм шулай булып кала да. Депутат эшчәнлеге тәмамланганнан соң да Виктор Васильевич безнең шәһәрне онытмый.
IV һәм V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, муниципаль районның Мактаулы гражданины Виктор Смыков ярдәме белән шәһәребездә дистәләгән социаль әһәмияткә ия объект төзелде. Бүгенге көнгә кадәр ул күп чистайлылар өчен киң күңелле тылсымчы.
Эшлекле очрашуларның берсендә Виктор Смыков кеше гомеренең әһәмияте узган еллар саны белән түгел, ә башкарган эшләре һәм гамәлләре белән билгеләнә диде. Хәзер дә ул үзенең тормыш принцибын тормышка ашыруны дәвам итә.
Виктор Смыков Чистай үзәк район дәваханәсенең медицина персоналына, Эчке эшләр идарәсенең хокук саклау органнары хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтә. Ел саен ул «Алтын микрофон» яшьләр фестиваленә ярдәм итә, «Камалия» ял итү-үстерү үзәген дә игътибарсыз калдырмый.
– Бер ел элек Виктор Васильевич үзәккә музыкаль аппаратура бүләк итте. Бу безнең эшебездә нык чагылды. Элек безнең сәхнәбез бар иде, әмма яхшы җиһазлар юк иде. Хәзер балалар яхшы һәм сыйфатлы тавыш астында уйныйлар һәм бииләр, – дип сөйли «Камалия» ял итү-үстерү үзәге җитәкчесе Радик Вафин.
Виктор Васильевич пандемия чорында да чистайлыларны ярдәмсез калдырмады.
– Ковидка каршы көрәш вакытында җәмгыятебезнең намуслылык, үзара булышлык, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү кебек иң яхшы сыйфатлары чагылыш тапты. Бу игелекле эштә мөһим рольне волонтерлар уйный, алар изоляциядәге кешеләргә азык-төлек, дарулар китерәләр. Ә волонтерларны танысыннар өчен без аларга бердәм кием формасын тәкъдим иттек, моның өчен кирәкле матди ярдәм бүлеп бирдек, – дип билгеләп үтте Виктор Васильевич.
Пандемиягә карамастан, агымдагы ел «Выстрел» хәрби-патриотик эзләнү отряды өчен уңышлы була. Эзләү эшләре нәтиҗәлерәк булсын өчен махсус җиһазлар: бораулар, көрәкләр, металл эзләгечләр, GPS-навигаторлар куллану зарур.
Отряд җитәкчесе Дмитрий Юдин безгә язгы-көзге чорда Волгоград өлкәсенә, Сталинград сугышы барган урыннарга өч экспедиция оештырылуы турында сөйләде. Алар нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган 100дән артыграк сугышчының җәсәден күтәргәннәр.
– Экспедицияләргә әзерләнүдә отрядка Виктор Смыков зур ярдәм күрсәтте. Эзтабарларга кыр шартларында эшләү өчен ул бүләк иткән тирән металл эзләгечне куллану тагын да күбрәк нәтиҗә бирде. Ул «Ватан» үзәге базасында эшләп килүче «Рубеж» клубында шөгыльләнүчеләргә АК-74 макеты һәм ике пневматик винтовка сатып алуга акча бүлеп бирде. Без Виктор Васильевичның ярдәмен югары бәялибез һәм аңа Чистай яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә керткән саллы өлеше өчен рәхмәт белдерәбез, – диде Дмитрий Владимирович.
Күптән түгел спорт бүлеге дә күңелле бүләкләр алды. Актив яшәү рәвешен яратучыларга Виктор Смыков скандинавия йөреше өчен 100 пар махсус таяк бүләк итте.
– Без аңа чын күңелебездән рәхмәт белдерәбез. Скандинавия йөреше өчен таякларга чистайлылар арасында ихтыяҗ зур булыр дип ышанам, чөнки шәһәрдә спортның бу төрен яратучылар елдан-ел арта бара. Теләгән һәркем әлеге таякларны чаңгы базасы бинасында прокатка ала алачак, – дип аңлатты Чистай районы башкарма комитетының спорт бүлеге башлыгы Владимир Толоконников.
Иганәченең балалар йортында тәрбияләнүчеләргә карата мөнәсәбәте аеруча җылы. Күп еллар алар өчен ул игелекле тылсымчы булып тора. Дәүләт Советы депутаты булганда Виктор Васильевич биредә еш була, тәрбияләнүчеләр һәм коллектив белән очраша, күпкырлы ярдәм күрсәтә. Әлеге күркәм гадәткә ул бүген дә тугры.
Шулай, Балаларны яклау көнендә изоляциядә булган тәрбияләнүчеләргә Смыков тәм-томнар тутырылган пакетлар, контактсыз термометр, ә һәр бүлмәгә дистанцион уку өчен гаджетлар комплекты тапшыра. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында малайлар һәм кызлар уку елы башлануга бүләкләр алдылар.
– Виктор Васильевич безнең йортта һәрвакыт көтеп алынган кунак. Балалар аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул бүләк иткән әйберләрне ватмаска тырышып, бик пөхтә файдаланалар. Чөнки аларның кыйммәт булуын аңлыйлар, – ди укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алевтина Артемьева. – Хәзер балалар Интернетта күп эшлиләр: презентацияләр ясыйлар, докладлар һәм рефератлар язалар. Элек бу эшкә бик күп вакыт китә иде, чөнки һәр төркемдә берәр компьютер гына бар иде, хәер, Интернет та начар эшли иде. Виктор Васильевич Интернет тарату өчен модем, кирәкле гаджетлар бүләк итте. Хәзер өзлексез элемтә җайга салынды.
Хәзер Виктор Васильевич тәрбияләнүчеләрнең Кыш Бабайга язылган хатларында теләкләрен кабул итә. Шуны да билгеләп үтәсе килә, малайлар һәм кызлар игелекле тылсымчыдан бүләкләрне 2014 елдан бирле алалар.
Виктор Смыков шәһәребез өчен бик күп эшләде һәм эшләвен дәвам итә. Аны чистайлылар хөрмәт итә, аның фикере күпләр өчен абруйлы, чөнки ул әйткән сүзен һәрвакыт тормышка ашыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев