Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Виктор Классен Александр Таркаев исемендәге дәрәҗәле премиягә лаек булды

Әлеге бүләкне һөнәрилек, иҗади хезмәт һәм Татарстанның эшмәкәрлек үсешенә саллы өлеш керткәннәре өчен тапшыралар

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында Александр Никитич Таркаев исемендәге еллык премияне тантаналы тапшыру булды. Әлеге бүләкне һөнәрилек, иҗади хезмәт һәм Татарстанның эшмәкәрлек үсешенә саллы өлеш керткәннәре өчен тапшыралар.

 

Бүләкләү тантанасын А.Н. Таркаев исемендәге фондны оештыручы Ольга Таркаева һәм аның попечительлек советы рәисе Васил Каюмов үткәрде. Быел әлеге югары исемгә Виктор Классен лаек булды.

 

Номинатлар исеменә лаек булучылар:

  • Айрат Гыйззәтуллин, «Химград»ның генераль директоры;
  • Олег Дружков, «Дружковлар клиникасы»н оештыручы;
  • Владимир Пономарев, «РИАТ»ның генераль директоры;
  • Владимир Малыгин, «Агава» һәм «Мегастрой» компанияләре төркеме президенты.

 

Әлеге премия эшчәнлеге белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы дәрәҗәсен ныгыту һәм эшмәкәрлек мәнфәгатьләренә хезмәт итүнең якты үрнәге булган Александр Никитич Таркаев истәлегенә оештырылды.

Фото: «Татар-информ» ИА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев