ВИЧ инфекциясе урта яшьтәге кешеләр төркемендә дә очрый
10 ай эчендә Чистай районында ВИЧ белән зарарлануның узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1гә ким булуы билгеле. Бу хакта ТР Роспотребнадзорның Чистай территориаль бүлеге начальнигы Флюра Хәйруллина сөйләде.
– Агымдагы елның гыйнварыннан октябренә кадәр ВИЧның 7 очрагы теркәлгән. 1 октябрь мәгълүматларына караганда, Чистай үзәк дәваханәсендә әлеге чир белән 154 кеше исәптә тора, шуларның берсе бала, ул инфекцияне әнисеннән йоктырган. Яңа авыручыларның 5се җенси юл белән күчкән, ә икесе – кан тамырына наркотиклар кертү юлы белән, – дип ачыклык кертә районның баш санитар табибы.
Флюра Сәлим кызының сүзләренә караганда, районда ВИЧ инфекциясенең таралу үзенчәлеге булып риск төркеменә кермәгән кешеләрдә , ягъни урта һәм өлкән буын кешеләрдә табылуы тора. ВИЧ белән зарарланучылар саны эшкә сәләтле кешеләр арасында да арта баруы күзәтелә.
– Быел ВИЧ инфекцияле кешеләрнең күпчелеген 30-49 яшьлекләр алып тора, зарарланучыларның өчтән бере – хатын-кызлар. ВИЧ инфекциясенең урта, өлкән буын кешеләре арасына үтеп керүенең сәбәпләренең берсе булып әлеге контингентның авыруның таралу, кисәтү юллары турында белмәве, үзенең авыру йоктыру куркынычын бәяләп бетермәве, – дип билгеләп үтте Флюра Сәлим кызы.
– Иң беренче чиратта кемгә ВИЧка тест ясарга тәкъдим ителә? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Әлеге вирусның барлыгына тестны даими рәвештә тәртипсез җенси тормыш алып баручы кешеләргә үтәргә кирәк, шулай ук бала табарга планлаштырган авырлы хатыннарга һәм аларның партнерларына да үтү сорала. Наркотик матдәләр кулланучыларга да тест үткәрү мөһим. Шулай ук билгесез сәбәпләр аркасында температура күтәрелгән, ялкынсыну булмаганда лимфа төеннәренең зурайган очракларында, озакка сузылган диарея, озакка сузылган паразитар һәм гөмбәчек авырулары һәм башкалар булганда да ВИЧка тикшерү үтәргә кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, үзеңнең ВИЧ статусыңны белү беркемгә дә комачауламый. Бу үз вакытында үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеге турында кайгыртырга ярдәм итә.
Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы анализны барлык медицина учреждениеләрендә бирергә мөмкин булуын исегезгә төшерә.
Белешмә
Чистайда беренче ВИЧ 2000 елда теркәлгән. Бу вакытта районда барлыгы 252 әлеге вирус белән зарараланган кеше ачыкланган.Шуларның 27се ВИЧ инфекцияле аналардан туган балалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев