Вьетнам сугышында катнашкан чистайлы аның ничек булганы турында сөйләде (дәвамы)
1 июльдән 7сенә кадәр Мәскәүдә һәм Петербургта Вьетнам мәдәнияте көннәре үтте. Ә менә чистайлы, запастагы өлкән лейтенант Валерий Абдулла улы Филиппов өчен Россия президенты килгән һәм Россия элемтәләрен ныгытырга теләгән ил генә түгел, ә бөтенлеге һәм тыныч киләчәге өчен сугышырга туры килгән дәүләт тә ул.
Вьетнамлы коллегалар
Вьетнамлылар бездә Төркмәнстанда, Кизил-Арватта әзерләнделәр. Башта аларны техника белән идарә итә белсеннәр өчен ничектер укырга өйрәттеләр. Шуңа күрә баштарак алар безнең артыбызда басып тордылар. Ә мин 66 яшем белән барганда, без алар артына бастык. Ничек артта? Мәсәлән, мин дизель-электрик станцияләр начальнигы. Минем вьетнам коллегаларым, вьетнам дизелчыларым бар. Аларның максаты — май, солярка салу, күчергәндә кабельне боргычлау һәм аннары боргычтан ычкындыру, солярка белән мичкәләрне бер йөк машинасына, май белән икенче йөк машинсына төяү (аларның икесен берьюлы алып барырга ярамый). Бу тупаслык. Атышу барган вакытта исә мин ышанмадым, барысын да үзем синхронлаштырдым. Югыйсә Тхань минем вьетнамлы коллегам бик акыллы иде, аңа сызым ясарга кирәкмәде. Әмма штаттан тыш вәзгыять булса — «хунтот» — димәк, бу «начар» дигән сүз.
Безнең комплекс бик көчле иде, снаряд һәм самолет очрашсыннар өчен юллар чатына атарга туры килгәләде. Ул аны куып җитә алмады: «F — 105» ул вакытта тизлеген 2200 гә хәтле арттыра. Ә менә безнең очучылар штурвал артында утырганда америкалылар безгә каршы тора алмадылар. Вьетнамлылар көчсезрәк… Бервакыт шундый хәл булды. Мин Ка исемле дизельчегә майны салып бетерергә куштым, ә ул акрынрак салды. Шул вакытта очкычлар килеп җитте. Ата башладылар, дизель сүнде. Ярар әле мин шунда идем, сүнгәнен өздем, икенчесен 25-30 процентка тутырдым, бу кыска вакытка рөхсәт ителә. Бер ракета яннан үтеп китте, икенчесен атып төшердек. Нәрсә булганын ачыкларга керештек. Әлеге вьетнамлыны бөтен дивизия белән тәнкыйтьләдек. Ә анда иң каты тәнкыйть «син Хоның тормышының бер минутын алдың» дигән сүзләр, Хо Ши Минның димәк. Ка төзәлергә сүз бирде. Аннары ул «Көньяк Вьетнамга ир туганнарына ярдәмгә китте».
Дуслык медален миңа Ханойда Вьетнамның Премьер-министры Фам Ван Донг тапшырды, ә кулымны Хо Ши Мин Вьетнам Коммунистлар партиясенә нигез салучы, Вьетнам демократик республикасының беренче президенты кысты. Сүз уңаеннан, Хо Ши Мин 90 донг хезмәт хакы ала иде, ә мин 430 донг хезмәт хакы алдым… Квалифиацияле вьетнам слесаре, токарь 60 донг хезмәт хакы ала иде. Барысы да оборонага бирелде! Медаль тапшыру тантаналы төстә башкарылды. Бүләккә тәкъдим ителүчеләрнең барысын да башта ук кисәтеп куйдылар: Хо Ши Мин инде бик өлкән яшьтә, аның белән саграк булыгыз! Шулай итеп, без аның кулын кысмадык, ә тотып кына тордык. Безнең арада берсе метр да туксан сантиметр буйда иде, ул залга бүләк алырга чыккач, зал буйлап көлү авазлары да яңгырап үтте, бу кулыңны крокодил авызына тыгу кебек иде… Ә Фам Ван Донг белән без тәкәллефләнеп тормадык инде.
Без ничек яшәдек
Без төрле авылларда, бамбуклы хижиналарда яшәдек, бер тапыр безне йөз миллиметрлы снарядларда урнаштырдылар… Мин көненә унҗидешәр сәгать эшләдем. Сугыш бит, дизельләр тәүлек әйләнәсе эшләргә тиешләр. Унҗидешәр сәгать — бу һич арттырусыз, төп-төгәл! Җәелә торган өстәлләрдә, йомшаклыгы белән өстәлләрдән аерылмый торган бамбуклы циновкаларда йокларга туры килгәләде.
Ашауны безгә объектка китерә иделәр. Безгә алты шешә лимонад яисә алты шешә сыра тиеш иде. Су эчәргә ярамый иде, кайнаганны эчтек билгеле. Вьетнамлылар дөге аракысыннан балчык белән буялган «җирле „ликер“ ясыйлар иде. Чынаякка салалар, балчыгы төпкә төшкәнне көтәләр һәм эчәләр иде. Вьетнамлыларны тәүлегенә ике тапкыр ашата иделәр, аларга дөге, 30 грамм сало һәм кычытканга охшаган үсемлек яфрагы тиеш иде. Аларны шулай ашата иделәр, бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки алар кечкенәләр һәм ябыклар. Ә без 430 донгның 200 донгын ашауга тоттык. Базарга бара идек, бакалар сатып алдык. Анда бакалар беләсезме ниндиләр? Безнең тавык ботлары кебекләр, тик бака ите нәфисрәк. Еланнар алай ук тәмле түгел.
Һәр
ике атна саен Мәскәүдән Ханойга „Ил-18“ самолеты — хөкүмәт борты (Брежнев белән Хрущев та шундыйда очканнар) килә иде. Ул самолетлар безгә яңа газеталар, космонавтларныкы кебек ипи (ул ике атна буе искерми иде) һәм аракы алып киләләр, чөнки Вьетнамда „нарком“ йөз граммнары тиеш иде.
Вьетнмда безне бик хөрмәт иттеләр. Авыл буенча барасың — балалар баш ия. Ничектер шикәр камышы сатылучы кибет яныннан уздык. Анда җиде яшьләрдәге малай өч яшьлеген кулына тоткан, ә аркасында күкрәк баласы. Мин тәрҗемәчедән аларга шикәр камышы сатып алырга сорадым, без аны көч-хәл белән әлеге камышны алырга күндердек, аны өйләренә хәтле иттек, бөтен гаиләләре йөгереп чыкты һәм баш иделәр… Бервакыт позициядән кайтам — каршыма вьетнамлы бабай килә. Ә бәлки бабай да булмагандыр, алар үз яшьләреннән өлкән күренәләр иде бит. Мине күргәч, эшен ташлап, бик хөрмәтле кеше белән исәнләшкән кебек исәнләште. Мин дә аңа баш идем. Безгә хөрмәт шундый булды!
„Биредә чын сугыш икәнен күрәм“
Безнең дивизион командирының советнигы майор Николай Афанасьевич Иваницкий иде, аннары ул Новороссийскта полк командиры, полковник булды, ике Кызыл Йолдыз орден иясе. Мине бүләкләүгә тәкъдим иткәндә болай дип язды: „Хөкүмәт командировкасында булганда үзен әзерлекле, дисциплиналы сугышчы итеп күрсәтте. Сугышчан старт позициясендә булып, ул Вьетнам демократик республикасы территориясе өстендәге Америка самолетлары белән сугышта катнашты. Америка империалистлары белән сугышта салкын канлылык һәм батырлык күрсәтеп, ветнамлы иптәшләрендә комплексның сугышчан ышанычын тудырды. Барлык белемен һәм тәҗрибәсен дивизионның шәхси составына бирә белде, алар кыска вакытта техниканы дөрес итеп эксплуатацияләргә һәм хезмәт күрсәтергә өйрәнделәр. Төрле формаларны һәм методларны эзләп таба алды. Үз тормышын куркыныч астына куеп, Америка һава пиратлары ташлаган бомбалар гөрелтесе астында төзексезлекләрне бетерде, зур ихтыяр көче, хәрби дисциплина үрнәге күрсәтте“.
Безнең дивизионга тикшерү белән генерал-майор, Оборона министрлыгының бүләкләүләр буенча департамент начальнигы Вихрь килде. Аны генерал-лейтенант Кислицын һәм безнең полк командиры Иван Григорьевич Суховеев озатып йөрделәр. Мине Суховеев Вихрьга болай дип тәкъдим итте: „Бу ДЭЗ начальнигы янындагы хәрби киңәшче. Сержант Валерий Филиппов“. Без ул вакытта ниндидер артиллерия складында тора идек. Безнең тирәдә „тра-та-та“ яңгырады, зениткалар атты…
Без аларга игътибар да итми идек. Самолет тавышына да шулай ук: әгәр тавышын ишетсәң, димәк, ул очып үткән инде, еракта дигән сүз. Ә генерал-майор Кислицин белән бу хәлләргә гадәтләнмәгән булганга җиргә яттылар. Вихрь шул вакытта болай диде: „Мин элек бүләкләрне түбәнәйтә идем, ә хәзер күрәм, биредә чын сугыш бара икән. Бүтән бүләкләрне түбәнәйтмәячәкмен“. Ә аннары үзенең вәгъдәсен онытты.
Ул вакыт турында истәлек
Путинның Вьетнамга баруын, мин дөрес гамәл буларак аңладым. Медведев барып кайтканда ук андый уй башыма килгән иде. Вьетнамлылар бездән башка җиңә алмаслар, америкалылар аларны ботарлап бетергән булырлар иде. Ә аннары без аннан киттек, америкалылар исә алар белән сәүдә итәләр, хәзер алар — дуслар…
Мин үземнең әлеге хикәямне шулай бетерер идем: „Без вьетнам дуслар белән иңне иңгә куеп ул юлда тордык. Ул мине „иптәш“ дип, ә мин аны „данти“», — дип атадым. Бу безнең солдат шигырьләре.
Татьяна Шабаева язып алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев