Вьетнам сугышында катнашкан чистайлы аның ничек булганы турында сөйләде
1 июльдән 7сенә кадәр Мәскәүдә һәм Петербургта Вьетнам мәдәнияте көннәре үтте. Ә менә чистайлы, запастагы өлкән лейтенант Валерий Абдулла улы Филиппов өчен Россия президенты килгән һәм Россия элемтәләрен ныгытырга теләгән ил генә түгел, ә бөтенлеге һәм тыныч киләчәге өчен сугышырга туры килгән дәүләт тә ул.
«Дизельләр — дивизион йөрәге»
Вьетнам вакыйгаларында совет хәрбиләре 1964 елда катнаша башлады. Мин Вьетнамда 1966 елның августыннан 1967 елның гыйнварына кадәр хезмәт иттем. Ашыгыч хезмәттәге солдат идем, өлкән сержант, дизель-электр станцияләренең начальнигы (ДЭЗ). Бу — дивизионның йөрәге. ДЭЗ барлык кабиналарга да электр бирә: А кабинасы (азимут буенча озатып йөрү), У кабинасы (анда юнәлтүче офицер утыра, ул «ракетаны җибәрү» төймәсенә баса), П кабинасы (ешлык), З кабинасы (соратып алучы), СРЦ… Кабиналар кешенең бөере һәм үпкәсе кебек, ә дизельләр — йөрәге.
Белгәнегезчә, Вьетнам Төньяк (Вьетнам демократик республикасы) һәм Көньякка (французлар тарафыннан оккупацияләнгән) бүленә. Шунда америкалылар керә. Төньяк һәм Көньяк арасындагы демаракция сызыгы — бөтенләйгә бомбага тотылган чокыр.
Вьетнам демократик республикасының беренче шәһәре Ханой, аның алты йөз мең халкы бар, ә алтынчысы — Фули, анда йөз меңгә кадәр кеше яши. «Маугли» мультфильмын хәтерлисезме? Мин Фулига килдем, ә шәһәр юк, аны джунгли йоткан… Хәлләр шундыйрак иде. Вьетнам хәзерге Корея кебек түгел, ә бердәм булсын өчен сугыш бара иде. Америкалылар Төньяк Вьетнамны бомбага тота башладылар. Джунглида башкача ничек сугышып булсын ди! «F-105», безнеке кебек «МиГ-21» самолетларыннан бомбага тоттылар. Ә вьетнамлыларның коралы — кытайда җитештерелгән биш зарядкалы карабиннар. Моның белән генә буламы? Советлар Союзыннан ярдәм сорадылар. Безнекеләр башта үзләре, аннары вьетнамлыларны «МиГ-21» самолетларында очарга өйрәттеләр.
Совет ракетачылары, һава көчләренә каршы оборона (ПВО) килде. Мин анда булганда болар ракета комплекслары «С-75», аннары «С-100» иде.
Безнең ракета дивизионы «ЗПУ-2», «ЗПУ-4» зениткалары белән сакланды, алар пушка һәм пулеметларга караганда еш ата иделәр. Бу «ракета-зенит комплексы» дип атала иде. 37 миллиметрлы заряд, ул «F-105»кә эләксә дә, бронь белән аны тишә алмый. Төнлә яктыртылучылар — трассировкалаучы сугыш кирәк-яраклары белән аталар иде. Биредә хәлләр шулайрак торды.
Безне ничек сайлап алдылар
Мин ПВОның Баку мәктәбен тәмамладым, Нальчикта хезмәт иттем. Безне ничек сайлап алуларын сөйләсәм, ышанмассыз! Мин Баку хәрби советы утырышларында булдым. Генерал-лейтенант Алиферов — командующий, икеләтә сугыш герое — генерал-лейтенант Колдунов, аннары генерал-лейтенант Чубаров, генерал-майор Калинин… Менә нинди кешеләр! Кайберләрен Мисырга, Анголага, ә мине Вьетнамга билгеләделәр. Бу «контракт» дип түгел, «интернациональ бурычны үтәү» дип аталды. Шулай итеп, мин сугышчы-интернационалист булдым. Вьетнамда бер ел ике елга саналмады, мин аннан кайткач, хезмәт итеп бетердем.
Без Вьетнамга Пекин аша очтык. Пекинда безне яхшы каршы алдылар: табында коньяк, кыздырылган еланнар, бакалар һәм тавыклар. Гид: «Бөек кытай һәм совет халкының дуслыгы өчен!» — ди. Шул вакытта радио аша «Хрущев — ревизионист, ул этләрне бетерәчәкбез!» дигән сүзләр яңгырады. Сәясәт менә шулай иде: өстәл артында — бер төрле, ә радио — икенче төрле сөйли. Барлык хәрби белгечләр штат киемнәреннән, дипломатик паспортлар белән иделәр. Бернәрсә дә сөйләргә ярамады.
Мин үзем Каргалы авылыннан, хәрби комиссариатка мине Чистай районы, подполковник Байбазаров җибәрде. Миңа бүләк, «Батырлык өчен» медале килде. Миннән «Моны сиңа ни өчен бирделәр?» — дип сорыйлар, ә миңа әйтергә ярамый. «Иптәш подполковник, мин Кабардино-Балкариядә хезмәт иттем, сарыклар коткарырга ярдәм иттем», — дип җавап бирдем. Ул исә миңа дорфа итеп «алдама» дип җаваплады. Ә мин «шулай булгач, нигә сорыйсыз?» дип әйттем. Подполковник, хәрби комиссар миңа ни өчен бүләк биргәннәрен белмәделәр! Шундый әйтергә ярамый торган вакыт иде. Ни өчен шулай булды икән?
Америкалылар бар нәрсәне дә бомбага тоттылар
Безнең ПВО
Вьетнамда килгән генә вакытта, бер ракета белән ике «F-105»не бәреп төшердек. Ә аннары ике ракета белән берне… Америкалылар сакланырга өйрәнделәр: фольга җәяләр, электрон киртәләр барлыкка килә. Юнәлтүче офицерның экранында — самолет сызык кебек кенә… Әгәр фольганы таратсаң — экранда күз камашулар, буталчыклык барлыкка килә.
Алар бар нәрсәне дә бомбага тоттылар. Бомбаларның авырлыгын белмим, бәлки тоннага якындыр, ә биеклеге ике метрдан артык иде. Үзләрен күргәннәрен сизгәч, кача, самолетны җиңеләйтү өчен бомбаларны кая теләсә, шунда ташлыйлар. Бигрәк тә алар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә күбрәк эләгә иде. Вьетнамда дөге утырталар. Анда кечкенә, ябык хатын-кызлар эшли. Без күргән иң зур хатын 41 килограмм гына иде, ә калганнары 36-38 килограмм. Әлеге ханымнар череп беткән күлмәкләрдә, тездән суда килеш дөге чәчәләр. Башта аны тоташ палас кебек утырталар, ул азрак үскәч, аны тартып алалар, һәрбер дөгене икенче читәнгә күчереп утырталар. Кеше бик күп, ярымшәрә кешеләр су эчендә эшлиләр. Самолет шулар өстенә бомба ташлый. Әгәр анда берәр нацист утырса, кире борылып килә һәм тагын ташлый. Әгәр безнең самолет зарарланса, безнең очучылар соңга тикле аны шәһәр өстенә төшермәскә тырышалар. Ә америкалылар моңа төкереп карый, алар катапультка басалар да, сикерәләр, ә самолетлары кая төшә — бу алар өчен мөһим түгел. Вәхшиләр! Вертолетлардан авылларны напалмнар белән яндырдылар. Мина — «бакалар» ташлыйлар, алар туфрактан өскә сикереп 1-1,5 метр биеклектәге бөтен нәрсәне «кисеп алалар». Шуңа күрә дә бәреп төшерелгән самолетлардан очучылар парашютлар белән сикергәч, бичара вьетнам хатыннары эшләрен ташлап, аларны китмәннәр белән кыйныйлар иде.
Әмма безнең арада яралылар да, һәлак булучылар да булмады. Әфганстандагы кебек уйламыйча түгел, киресенчә, бирегә белгечләрне сайлап, кирәклеләрен җибәрүләре хакына булды бу! Мин хезмәтемнең икенче елында беренче класслы белгеч идем.
Безнең бер ракета якынча «Җигули» бәясе тора иде. Без бик күп самолетларныбәреп төшердек. Рәсми рәвештә Ханойны 1966 елның 14 декабрендә (башка чыганаклар буенча 13 декабрьдә) бомбага тоттылар. Безнекеләр берьюлы «F-105» самолетын бәреп төшерделәр. Бер очучыны да бәреп төшердек. Ул белешмәлек ача һәм укый: «Руслар, сездән азиат халкыннан яклау көтәм. Ниндидер конвенция…». Алар кирәк булса дип шулай эшлиләр иде. Алар бик курыкмыйлар да иде, чөнки аларны алмаштыру мөмкинлеге каралган иде, бер америка подполковнигын унсигез, капитанынын унбиш вьетнам тоткынына алмаштыра иделәр.
Бервакыт без русча аңлаешлы сөйләшә торган капитанны кулга алдык. Ул армиягә көллияткә түләү өчен акча эшләргә баруын сөйләде. Биш ел бомбага тотам (ул очам дип әйтте), хәзер мин белгеч, үземә шимбә һәм ял көннәрендә генә очарга мөмкинлек бирәм диде. Эш көннәрендә очу хезмәт хакына йөз доллар, ә шимбә, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә биш йөз доллар өстәлә. Хәзер миңа бу акчалар көллиятне тәмамларга, эш тапканчы эшсез булып торырга җитәчәк дигән иде. Миңа бу бик сәер тоелды, чөнки ул вакытта безнең СССРда эшсезләрне ятьмә белән тоталар иде.
Татьяна Шабаева язып алды
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев