Ветеринария табибы хайваннарны стерильләштерүнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде
Июль азагында Тукай урамындагы 84нче номерлы йортта урнашкан ветеринария клиникасында чираттагы тапкыр этләрне бушлай печтерү һәм стерильләштерү булып узды.
Әлеге акцияне «Ангел бережет» хәйрия фонды директоры Эльвира Кутуева оештырды.
— Минем «Ангел бережет» табигатьне һәм хайваннарны яклау хәйрия фонды хуҗасыз яки хуҗалары булган, әмма көчекләре кирәк булмаган этләрне стерильләштерү буенча берничә тапкыр шундый күчмә чаралар үткәрде, чөнки хуҗалар аларны урамга чыгарып ташлаячаклар, йортсыз этләр санын арттырачаклар, дип сөйли Эльвира Айдар кызы. — Шулай итеп, стерильләштерү үткәреп, без алга карап эш итәбез. Ләкин барыбер бу мәсьәлә тиз генә хәл ителми, эш күләме зур. Без волонтерлар белән бергә эшлибез, этләрне тотабыз һәм урнаштырабыз. Бушлай стерильләштерү максаты белән без быел Чистайга алтынчы яки җиденче тапкыр киләбез. Стерильләштерү һәм печтерүдән тыш, хуҗасыз этләргә чип куябыз һәм волонтерлар ярдәмендә урнаштырырга тырышабыз. Әгәр этне урнаштырып булмаса, ул агрессив түгел икән — чыгарып җибәрәбез. Берничә ел эшләү дәверендә нәтиҗәләр инде күренә, «үз» этләребезне беләбез һәм яңаларын күзәтәбез.
Киң профильле ветеринария табибы Илфат Басыйров хайваннарны стерильләштерүнең ни өчен әһәмиятле һәм кешелекле гамәл булуы турында сөйләде.
— Йортсыз хайваннарны стерильләштерү ни өчен кирәк?
— Бу аларның санын җайга салу өчен кирәк. Эт елына ике тапкыр өчәр-дүртәр һәм аннан да күбрәк көчек таба ала, — дип аңлата Илфат Илдус улы. — Әйтик, хуҗасы булганнарны сез ничектер контрольдә тота аласыз, ләкин урамдагылар контрольсез үрчи. Әгәр этләр турында сөйләсәк — ана этләр үз балаларын яклый, кешеләргә ташлана, эт туе чорында ата этләр ана этләр артыннан чабалар һәм агрессия күрсәтәләр. Стерильләштерү өстәвенә артык агрессияне юкка чыгара, хайван үзен күпкә тынычрак тота, сугышмый, качмый, күпкә тыңлаучанракка әверелә. Башта стерильләштерүгә һәм печтерүгә тискәре караган минем күп кенә клиентларым, хайваннары качып киткәннән соң, моңа ризалаштылар һәм шуннан соң этләренең үзләрен бөтенләй башкача тота башлауларын күрделәр. Мин 22 ел ветеринар булып эшлим һәм стерильләштерүдән соң хайваннарның үзләрен ничек тотуларын күп тапкырлар күзәткәнем булды. Алар бу операцияне бик яхшы кичерәләр.
Тагын шунысы да бар: йорт хайваннарын стерильләштерү яман шешнең кайбер төрләрен юкка чыгара. Әгәр хайванның гормоннары файдага эшләмәсә, алар зыянга эшли башлый. Мәсәлән, аналыктагы яман шеш, әгәр хайван стерильләштерелгән булса, беркайчан да килеп чыкмаячак. Стерильләштерелгән яки печтерелгән хайван озаграк яшәячәк, аның организмы бала тудыру, алар өчен азык эзләү, урамда сугышу белән тузмаячак. Сукбай хайван тыныч булса, ул барыбер кайда да булса сыеныр урын табачак һәм шунда калып, территорияне саклаячак.
— Ни өчен кешеләр йорт хайваннарына җаваплы карарга тиеш?
— Безне балачактан ук кулга ияләштергән хайваннарга җаваплы карарга өйрәтәләр. Әгәр асрарга хайван алсаң, син аның өчен тулысынча җавап бирәсең. Әгәр син стерильләштерелмәгән этне урамга чыгарасың һәм аның көчекләре барлыкка килә икән, аннары аларны кая куярга? Кайберәүләр стерильләштерү кешелекле гамәл түгел дип фикер йөртәләр, ә песиләрне һәм эт балаларын урамга ташлау кешелеклеме?
90нчы елларны искә төшерсәк, ул вакытта хуҗасыз этләрне аталар гына иде. Хуҗасы булганнан да шулай югала иде. Хәзер атарга ярамый һәм кайберәүләр үз хайваннарын тыныч кына урамга чыгарып җибәрәләр. Эт качып китә, берәр җирдә балалый, аннары эт балалары сукбай этләр сафын тулыландыра. Кайвакыт үз йорт хайваннарын яратучы һәм аларга балаларга ирек бирүче, әмма аннары эт яки песи балаларын өләшә алмаучы кешеләр аларны капчыкка төйиләр дә урманга, авылга, дача поселокларына алып китәләр… Бакчачылар кайвакыт хайваннарны җәй көне уйнарга алалар, ә аннары аны фатирга алып кайтырга теләмичә, шунда калдыралар. «Менә сиңа, Бобик, бер чынаяк су, бер кәстрүл ризык, язын күрешербез».
— Урамга ташланган йорт хайваннары белән нәрсә була?
— Күпчелеге бер атна яки ун көн эчендә ачлыктан үлә яки аларны җирле «бандит»лар
өзгәләп ташлый. Яки минем яныма кайчак кешеләр килә дә: «Менә песием балалаган, ә мин аларны тарата алмадым, йоклатып үтерегез, зинһар!» — диләр. Бу кешелекле гамәлме? Мин сәламәт хайваннарны йоклатып үтерергә риза түгел, ләкин кем дә булса ризалашырга мөмкин, яки бу хайван барыбер урамда калачак. Шулай булгач, стерильләштерү кешелекле гамәл. Без яхшы материал, үзеннән-үзе суырыла торган җепләр кулланабыз, хуҗасыз хайваннарны операциядән соң тернәкләнгәнче тотабыз.
Хайваннарда «әни буласым килә» дигән хис юк. Хайваннарның физиологиясе бар. Җенси ау, нәселне дәвам итү инстинкты бар. Шуңа да балаламаган, стерильләштерелгән хайваннар үзләрен бик яхшы хис итә. Стерильләштерүнең иң уңайлы вакыты — алты айдан башлап беренче агуга кадәр, органнар инде өлгергән, әмма гормоннар әле уйнамаган вакыт. Бу иң кулай чор.
— Сукбай хайванны сыендырырга карар кылган кешеләргә сез нәрсә киңәш итәр идегез?
— Әгәр сез урамдагы хайванны чынлап алырга ниятлисез икән, беренче чиратта аны ветеринария табибына күрсәтергә, суалчан куа торган дарулар эчерергә, прививка ясатырга кирәк. Әгәр сезнең өегездә башка хайваннар бар икән, яңа сыендырганны бер ай булса да аерым тотарга, күзәтергә кирәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, сезнең хайваннарга прививка ясалган булуына инанырга кирәк.
Эльвира Кутуева:
— Чистай районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: эт яки песи асрар алдыннан, белгеч белән сөйләшергә кирәк. Бу сөйләшү сезгә нинди эт кирәклеген, бу адымга әзерме-юкмы икәнлегегезне аңларга ярдәм итәчәк. Хайванны стерильләштерү турында уйлагыз. Шуны истә тотыгыз: сукбай хайваннар — бу безнең, кешеләрнең, җавапсызлыгы нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев