Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветеран Галимов маршал Жуков белән өч тапкыр очрашкан

Ул төшеп калганнардан булмый.

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман абый Галимов Иске Роман авылында 1919 елның 28 апрелендә туа. Әтисе Габделгани абый җир сөрүче булса да, гаилә икмәккә туймый. Революциядән соң аңа 5 га җир өстәп тә бирәләр әле, әмма, ни кызганыч, хәерчелек чәчәк ата. Сөт-ит турында уйлый да алмыйлар, өскә кияргә кием юк, 5х6 аршин зурлыгында өй... Салам өстендә идәндә йоклыйлар, ябынырга да чүпрәк-чапрактан кала берни булмый. Байлык дуслаштыра, хәерчелек талаштыра дисәләр дә, Галимовлар гаиләсе дус, тату, бер кисәк икмәкне бишкә бүләргә әзер торалар... Туганлык, бер-берсен кайгырту аларның канына сеңгән. Тамаклары ач булса да, рухлары нык була Галимовларның.

Сынауларны Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләренә бирә, дибез. Әлеге тату, бердәм гаиләгә дә кайгы арты кайгы килә. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын ятим калдырып, 1930 елда әтиләре, 1932 елда әниләре вафат була. Әле малайлыктан чыгып та җитмәгән абыйлары Габдрахман бәхет эзләп, чит якларга чыгып югала. Туганнарга башка очрашу насыйп булмый, Габдрахман Ватан сугышында Ленинград астында һәлак була.

Ятимлек ачысы 13 яшлек Фәйзрахманның йөрәген телгәли. Тизрәк үсеп мөстәкыйль эшлисе, туганнарына да нык ярдәм итәсе килә. Кечкенәдән үк кырда эшли, өлкәннәргә ярдәм итә. Максатчан, тырыш үсмергә үсә төшкәч, бригадир эшен йөкләп куялар. Нык ихтыярлы, теләсә нинди эштән курыкмаучы Фәйзрахман монда да сынатмый. Тормыш юлы башланып кына килсә дә, төшеп калганнардан булмый егет.

1939 елда Фәйзрахманны армиягә алалар. Ул вакытта солдат шинелен 14 елдан гына салырмын дигән уй башына да кереп чыкмый, билгеле...

Армия хезмәтенә Байкал арты хәрби округына җибәрәләр. Бу елларда Ерак Көнчыгышта да тыныч булмый.

 

– Совет Армиясендә хезмәт иткәндә мин үз-үземне таптым, биредә рухи һәм физик яктан ныгыдым, хәрби белем алдым. Бер ел гади солдат хезмәтеннән соң, 1940 елда полковник А.А. Лучинский командалыгындагы разведчиклар училищесына юллама бирделәр. Аны тәмамлагач, 1941 елда Кавказ арты хәрби округында 83нче тау-укчылар дивизиясе составындагы разведчиклар взводына командир итеп билгеләделәр, – дип искә ала Фәйзрахман ага.

 

Иран чүлләре буйлап...

Әлеге билгесез сугыш, гөнаһ шомлыгына каршы, Бөек Ватан сугышы белән бер көндә башлана. Фәйзрахманнарның 83нче тау-укчылар дивизиясе 22 июньнән 1941 елның октябренә кадәр Иран территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, ә ул Иранда 1941 елның 15 маеннан сентябренә кадәр разведчик була. Яр буенда балык судносы астында яшеренгән шартлаткыч белән катер табып алалар. Штаб белән элемтәгә чыккач, объектны шартлатырга дигән приказ алына. Әлеге операция уңышлы башкарыла, Фәйзрахман Галимов «Сугышчан уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

Алдагы көндә исә немец самолетлары совет шәһәрләрен бомбага тотканда, аларның 83нче тау-укчылар дивизиясе чикне үтеп чыга һәм Иран территориясендә урнаша.

 

– «Безнең полклар сусыз далалар буйлап, комлы һәм ташлы чүлләрне үттеләр. Күбесе эсселеккә чыдый алмый, аңнарын җуеп егылдылар. Эсселектән әлсерәп, атлар да егылды. Сугышчылар арасында холера белән авыраучылар да булды. Тебриз, Тегеран, Кумеда (Моку) совет солдатларын буш урамнар каршы алды, җирле халык өйләреннән дә чыкмады. Немец десантларын юк итеп, гаскәрләр Каспий ярына килделәр, яңа приказ көттеләр. Дивизия походы сентябрь башында төгәлләнде. Авыруларны диңгез аша СССРга озаттылар. Күп солдатлар төрле тропик авырулар белән кайттылар. Операция вакытында мин артбатарея взводы командиры вазифалары белән бергә дивизия командиры вазифаларын берләштереп алып бардым. Җирле халык белән элемтә урнаштырырга теләдем, мәчеткә йөрдем, әмма берни килеп чыкмады.

83нче тау-укчылар дивизиясе резерв сыйфатында Туапсега якын хәрби хәрәкәтләр районына җибәрелде. Әлеге персид походы турында күп еллар беркем дә белмәде. Күп еллардан соң гына 83нче дивизия турында берничә китапта әйтелә. Совет гаскәрләренең төп контингенты Иранда 1946 елга кадәр булды», – дип искә ала Фәйзрахман Габделгани улы.

 

Онытылмас очрашулар

Беренче тапкыр Жуков белән язмам герое Халхин-Гол елгасында хәрби хәрәкәтләр вакытында очраша. 1939 елда офицерлар мәктәбе курсанты буларак, аны Монголиягә җибәрәләр. Георгий Константинович корпус командиры була. Ул Жуковны беренче тапкыр шат күңелле, нык бәдәнле, таләпчән полководец буларак күрә.

Икенче тапкыр 1945 елда, Германия белән Чехословакия чигендә очраша. Бу вакытта Жуков маршал була, 1нче Украина һәм 1нче Белоруссия фронтлары белән идарә итә. Шул ук елның 12 маенда Жуков шул ук урында халыкны Бөек Җиңү белән котлый.

Ничә еллар үтсә дә, ветеранның күңелендә әлеге Совет полководецы кыю, батыр, солдатларны аңлаучы кеше булып саклана. Ул үзе дә Жуков медале белән бүләкләнә.

– Әлеге медаль белән Чистай районы һәм шәһәре буенча 1650 кеше бүләкләнгән. Аларның һәрберсе әлеге легендар шәхес белән горурлана, аны күңелендә саклый, – ди медаль иясе Галимов.

Соңрак Фәйзрахман Габделгани улы 353нче укчылар дивизиясенең 1145 укчылар полкында хезмәт итә. Фронтта 45-мм батарея взводы командиры, минометчылар ротасы командиры, 1942 елда әлеге рота командиры итеп билгеләнә.

1145нче полк белән югалтулар ачысы да, җиңү шатлыклары да кичерә ул. Сугышлар төрле вакытларда, төрле урыннарда алып барыла. Полк үзенең хәрби юлын Болгария башкаласы Софиядә тәмамлый.

Шулай ук ул 46нчы армия составында Краснодар шәһәрен азат итүдә катнаша. Төньяк-Кавказ, Көньяк фронтларда сугыша. Кавказ, Кубань, Дон, Украинаны, Днепрны, 8 тугандаш илне азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң НКВД гаскәрләрендә хезмәт итәргә кала, 1948 елда Норильскка (Заполярье) хезмәткә күчерелә, анда 1953 елга кадәр хезмәт итә. 1959 елда гади хезмәткә кайта, 32 елдан соң туган шәһәре Чистайга юл тота. Чистай сәгать заводында 10 елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыга.

Аңа китап «җене» кагылган

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Галимов шат күңелле, аралашучан, иҗади кеше иде. Безнең редакция белән дә элемтәдә торды, газетабыз битләрендә язмалары да басылды. Шулай ук аның «Дороги солдатские от Кавказских гор до Берлина» (1941-1945) дигән китабы һәм берничә китапчыгы дөнья күрде. Аларда ул Бөек Ватан сугышының дәһшәтле, андагы сугышчан дусларының батырлыклары, совет халкының бердәм булып ничек яуга күтәрелүе турында бәян итә. Өстә телгә алган беренче китабы архив материалларына һәм авторның шәһси истәлекләренә нигезләнеп язылган. Ветеран аны үз акчасына чыгарган. Әлеге китап яшьләрне патриотлык тәрбияләүдә дәреслек тә әле.

Ветеран шигырьләр дә иҗат иткән. Беренче хатыныннан туган, ни кызганыч, яшьли вафат булган кызы Розага багышланган шигыре тетрәндерә. Икенче кызының билгесезлектә югалуы, ни сәбәпледер, әтисе белән аралаша алмавы да аның җанын телгәли...

Сугыш юллары үтеп, чит җирләрдә яшәп, 32 елдан соң Чистайга кайткач ул Дуся исемле чуваш кызы белән гаилә кора. Фәйзрахман абый әбиемнең ерак кына карендәше булганга, миңа аларда булырга туры килгәләде. Дуся апа белән алар бер-берсен ихтирам итеп, матур яшәделәр, ике динне, ике милләтне дә хөрмәт иттеләр. Бер-берсенә «милашка» дип кенә дәшә иде алар.

Килгән кешеләргә ачык йөзле, тәмле телле булдылар. Фәйзрахман абый һәрвакыт бүгенге тормышның нинди корбаннар хакына килүен, аның кадерен белергә кирәклеген әйтә иде. Тәрбияле, укымынлы, эшчән яшьләрне бик ярата иде ул. Үзенең янында балалары булмавына, оныклар сөя алмавына күңеле төшкән чаклары да булгандыр, билгеле. Яшь буынга үгет-нәсыйхәт бирергә бик ярата иде ул.

– Эштән курыкмаска, тырышып эшләргә кирәк. Һавадан төшкәнне генә көтеп утырырга ярамый. Намуслы булыгыз, илебезне яратыгыз, саклагыз! Без аны кан түгеп саклап калдык, – дияргә ярата иде ул.

 

Безнең буын өчен болар буш сүзләр түгел, без шушы рухта үстек. Бүгенге яшьләрнең генә әлеге сүзләргә көлемсерәп, җиңел генә караулары бер дә күңелле күренеш түгел! Йөрәкнең мең кылы тартылып кайсыларыдыр шартлап өзелгәндәй була...

Шунысы кызык, саф татар авылында үсеп, татар мәктәбендә белем алса да, материалларын, язмаларын, хәтта шигырьләрен дә рус телендә язган. Сорау да биргәнем булды, серле итеп елмаеп кына куя иде. Бервакыт шулай «мин бит туган җирдән читтә йөргәндә Федор Александрович идем» дип куйды. Китабындагы текстларда үзен шулай дип атавын белә идем инде...

Бүген канлы сугыш юллары үткән ветераныбыз Фәйзрахман ага Галимов безнең арабызда юк инде. Аның бар йөрәк җылысын бтиреп язган китапларында, шигырьләрендә күңел хисләре, кичерешләре, уй-хыяллары саклана. Япь-яшь, чибәр, баһадир гәүдәле Фәйзрахман абый китап бите ачылган саен, елмаеп, укучыларын сәламли сыман...

Гөлсинә Сорутдинова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев