Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вазифаи оклад күләмен расладылар

Гыйльми дәрәҗә өчен айлык өстәмә түләүләр кимеде.

Муниципалитетта Чистай районы Советының чираттагы унөченче утырышы узды. Аны Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов алып барды.

«Муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләмен билгеләү һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе турында»гы элек кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертү хакында»гы доклад белән Чистай районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов чыгыш ясады.

– 2021 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде, анда муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары, айлык һәм башка өстәмә түләүләр күләме һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнде. Әлеге карарны чыгаруга бәйле рәвештә Чистай районы Советы карарына үзгәрешләр кертергә кирәк, – дип билгеләп үтте Равил Рафаэль улы.

Беренче үзгәреш җирле үзидарә органнары структурасындагы үзгәртеп коруларга бәйле.

– Декабрьдә без яңа структураны расладык. Кайбер хезмәткәрләребез түбәнрәк вазифаларга күчерелде. Шуңа бәйле рәвештә, түбәнрәк вазифаларга күчерелгән муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калу тәкъдим ителә, – диде доклад ясаучы.

Икенче үзгәреш вазифаи окладка өстәмәләргә кагыла. Элегрәк ул «Катлаулылык, киеренкелек, хезмәттәге югары казанышлар, махсус эш режимы» дип аталган. Хәзер «Муниципаль хезмәтнең аерым шартлары өчен вазифаи окладка өстәмә» дип аталачак.

Моннан тыш, гыйльми дәрәҗә өчен айлык өстәмә түләү кими.

– Фәннәр кандидатының профильле гыйльми дәрәҗәсе өчен вазифаи окладына өстәмә – 3тән 1,5 процентка кадәр, фәннәр докторы профильле гыйльми дәрәҗә өчен – 6дан 2 процентка кадәр кими. Бу карарны хуплавыгызны сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Равил Мәзгүтов.

Каргалы авыл җирлегенең генераль планын раслау турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы – баш архитектор Андрей Шумилов сөйләде.

– Авыл җирлегенең генераль планы тормыш-көнкүреш мохитен формалаштыру, җирлек территориясенең үсеш чикләрен билгеләү, җирлек составындагы торак пунктларның чикләрен үзгәртү, территорияләрне функциональ зоналаштыру, инженерлык, транспорт, социаль инфраструктураларны үстерү, мәдәни, тарихи-мәдәни мирас объектларын һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклауга карата шәһәр төзелеше таләпләрен, экологик һәм санитар иминлекне билгели. Ул 2035 елга кадәр эшләнде, – дип ассызыклады Андрей Александрович.

Икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин авыл җирлекләре территориясендә муниципаль торак контроле, авыл җирлекләре чикләрендә муниципаль җир контроле, автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү хакында мәгълүмат бирде.

Доклад ясаучыны тыңлап, депутатлар федераль законнар нигезендә элегрәк кабул ителгән карарларга бертавыштан үзгәрешләр керттеләр.

Утырыш ахырында чистайлыларны бүләкләү булды. Намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары һәм районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы буенча 12нче номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе начальнигы Альберт Газизов Чистай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Торак йортта янгын вакытында кешене коткарганда күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен «Сетевая компания» АҖ филиалы «Чистай электр челтәре»нең оператив-күчмә бригадасы электромонтерлары Рамил Галиуллин һәм Александр Романов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев