Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялиләр

«Иман» мәчете каршында эшләп килүче ир-атлар лабораториясендә төрле яшьтәге балалар шөгыльләнә. Алар арасында Балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә бар.

Күптән түгел биредә шөгыльләнүчеләр остазлары ярдәмендә үз куллары белән танклар ясадылар. Алар халкыбыз һәм илебез бердәмлеге хакына үткәрелгән «Россия өчен» акциясенә кушылдылар.

Остазлары аларга экскурсиядә чын танкларны да күрсәтте, безнең солдатларыбызның батырлыклары турында да сөйләде... Бу минутларда сабыйларның күзләре очкынланып янды! Алар чын мәгънәсендә ил сакчылары, илебез өчен горурлык хисләре кичерделәр. Әлеге чаралар исә нәниләр күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә зур роль уйный!

26 мартта кече төркемдә шөгыльләнүчеләр «Кораблик» дигән яңа проектны башлап җибәрделәр. Бик тырышып, зур үҗәтлек белән корабльләр ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев