Ватанпәрвәрлек хисе барыбызда да бар
Яшьләр тимер мичләр ясап, эретеп ябыштыру эшләрен үзләштерәләр һәм фронтка булышалар.
Укудан буш вакытларында үсмерләр Чистай Выселкасы авылында Свято-Троицк храмы территориясендә урнашкан остаханәгә киләләр. Биредә алар мавыктыргыч һәм бик кирәкле эштә катнашалар: үз остазлары белән эретеп-ябыштыру эшләрен өйрәнәләр.
Балаларны да, өлкәннәрне дә биредә хәрби операция зонасында катнашучы сугышчыларыбызга булышу максаты берләштерә. Хәзерге вакытта төп көч палаткаларны һәм блиндажларны җылыту, азык әзерләү өчен мичләр әзерләүгә юнәлдерелгән.
Укучылар «Яшь эретеп ябыштыручы – игелекле эшләр тимерчесе» түгәрәгендә төрле киңлектәге тоташтыруларны һәм эретеп ябыштыру җөйләрен өйрәнәләр. Теоретик өлештән соң аларга производствода катнашуны да ышанып тапшыралар. Каты өслектә сыйфатлы металл җөй ясарга бер дә җиңелләрдән түгел. Эретеп ябыштыру аппаратын тоемларга, техника белән идарә итәргә өйрәнергә генә түгел, үсмерләр өчен гадәтләнмәгән авыр йөк булып тоелган эш киемнәренә дә күнегү кирәк.
Җитмәсә битлек белән бер нәрсә дә күренмәгән кебек... Әмма боларның берсенә дә карамастан, җөй менә дигән килеп чыга! Өйрәнергә һәм куелган максатыңа ирешергә омтылу әнә шундый яхшы нәтиҗәләргә китерә дә инде!
...Ә барысы да аздан гына башланды. Эретеп ябыштыру эшләре буенча мини производство ачу идеясе моннан ике ел элек Свято-Троицк храмының өлкән побы ярдәмчесе Александр Морозовта туа. Аны Чистай округы благочинные, храмның өлкән побы Симеон Махортов һәм храмның хуҗалык эшләре мөдире Олег Волков та күтәреп ала. Зур булмаган , әмма нык, бердәм команда әлеге эш белән яна башлый. Ир-атлар иң беренче итеп прицеп ясау максатын куялар. Барысы да барып чыккач, мәхәллә өчен эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә башлыйлар.
– Соңрак исә моны балаларга өйрәтү идеясе туды, моның аша кешенең хезмәттә яхшы якка үзгәрүен үрнәк итеп күрсәтергә теләдек! Шулай итеп Татарстан грант проектларының берсендә катнашырга ният кылдык. Безгә Чистай Выселкасы мәдәният йорты методисты Наталья Мельникова ярдәм итте. Бу зур хезмәт булды. Без җентекләп максатларны һәм бурычларны билгеләдек, тиешенчә заявка рәсмиләштердек. Беренче белен төерле булып чыкты, әмма бу кәефебезне төшермәде. Безнең куйган максатыбызны тормышка ашырасыбыз килде. Аллаһы Тәгалә безгә башка юлын күрсәтте. Мәхәллә һәм башка битараф булмаган кешеләр ярдәме белән без кирәкле материалларны таптык һәм эшли дә башладык. Тимер мичләрне эретеп ябыштыра башлагач, епархия дә кушылды. Кибет эшмәкәрләре хәйрия ярдәме күрсәтә башладылар: материаллар белән дә ярдәм иттеләр, яхшы инструментлар да бирделәр, – дип сөйли Симеон Махортов.
Әлеге эшнең «баш мие» дип эретеп ябыштыручы һөнәри белеме булган Александр Морозовны атыйлар. Ул кирәкле юнәлешкә җибәрә белә, инструмент белән ничек файдаланырга икәнен күрсәтә, эшнең технологиясен аңлата. Симеон атакай ябыштыру эшләрен яхшы белә, үсмерләрне эшкә өйрәтә, ә Олег Николаевич билгеләр ясый. Шулай итеп чын, көйләнгән команда оешты!
Ярты ел элек түгәрәккә төп нигез салына. Егетләр дәресләрне калдырмыйлар, күп нәрсә ясарга өйрәнәләр. Алар унга якын кеше.
Тимофей Демидов эше артыннан күзәтү кызыклы. Берничә ай эчендә үсмер идеаль җөйләр ясарга өйрәнгән, хәтта салкын чүкү эше белән дә танышкан. Тимофей авыр эштән курыкмый, гаиләдә ул бердәнбер малай, шуңа күрә кече яшьтән үк әти-әнисенә терлек карарга, бакча сөрергә, су ташырга ярдәм итә.
– Эретеп ябыштыру аппараты белән ничек эшләргә кирәклеген минем күргәнем бар. Дөресен генә әйткәндә, миңа әлеге процесс артыннан күзәтергә генә рөхсәт иткән иделәр. Узган ел миңа сыйныфташым мәхәлләдә эретеп ябыштыру серләренә өйрәнергә теләүчеләрне җыюлары турында хәбәр итте. Билгеле, мин ризалаштым. Тормышта миңа моның кирәге чыгар дип уйлыйм. Теләсәм эретеп ябыштыручы да булып эшли алачакмын, чөнки минем тәҗрибәм бар инде, – дип уртаклаша Тимофей Демидов.
Аның алмашчысы Михаил Макаров дәресләргә шәһәрдән ял көнендә килә. Егет 1нче лицейда 9 сыйныфта укый һәм табиб булырга хыяллана. Хәзерге вакытта аның максаты – барлык юнәлешләрдә эретеп ябыштыру серләренә төшенү.
Аның фикеренчә, моны һәр ир-ат белергә тиеш.
– Минем барысы да тиз генә килеп чыкмады. Һәр дәрес саен үземнең үсүемне сизә башладым. Шуңа күрә дә туктарга кирәкми дигән нәтиҗә ясадым. Җәйгә үз өемдә нәрсә булса да башкарырга ниятләп куйдым. Шулай итеп алган белемнәремне эштә ныгытачакмын, – дип ышаныч белән сөйли Михаил.
Бу эшне үзләренеке дип санамаган кайбер үсмерләр якшәмбе мәктәбенә йөри башлаганнар. Яңа килүчеләр өчен эретеп ябыштыручылар командасына ишекләр һәрвакыт ачык. Эретеп ябыштыру эшенә өйрәтүче Александр Морозов билгеләп үткәнчә, кайчакта аларның сафлары малайлар белән генә түгел, кызлар белән дә тулылана.
Яшьләр чын патриотлар кебек. Малайлар билгеләрне яхшы ясыйлар, барлык сорауларга да аңлап җавап бирәләр.Билгеле, без әле аларга барлык эшләрне дә ышанып тапшыра алмыйбыз. Иң зур игътибарны иминлек техникасына, сәламәтлекне саклауга юнәлдерәбез, – дип сөйли Александр Сергеевич. – Әти-әниләр балалары ял көннәрендә компьютер артында түгел, ә файдалы эш белән шөгыльләнүләренә сөенәләр. Алар әлеге һөнәрнең серләренә төшенәләр, ир-ат кәсебенә өйрәнәләр һәм безнең солдатларга ярдәм итәләр.
Сүз уңаеннан, мичләр әзерләгәндә эретеп ябыштыручылар сыйфатка гына түгел, аның нәрсә өчен кулланылачагына да игътибар итәләр. Тимер мичләр өстенә куеп аш җылытып булсын өчен өсте яссы итеп ясала. Тирә-якларына тимер чыбыклар ябыштырыла, аларда киемнәрне, аяк киемнәрен киптерергә мөмкин. Һәр комплектта мичләрне бастырып кую өчен махсус аяклар һәм махсус операция символикасы белән һава суыра торган торбалар бар.
Кыш айларында 100гә якын мич әзерләнгән. Осталар хәзер ничәне ясауларын да белмиләр инде. Алар хәзер генә күзне ябып та ясап булуы турында сөйлиләр, ә беренче тимер мичләрне ясауга ике көн вакыт киткән.
– Мичләрне фронтка җибәрер алдыннан битараф булмаган чистайлылар да безгә үзләре ясаганннарны китерәләр. Виталий Седов турында әйтеп үтәсем килә. Әлеге кешенең бу эшне ихлас күңеленнән башкаруы күренеп тора. Ул ясаган мичләр сыйфатлы булулары белән аерылып торалар, аларның һәрберсендә «Z» символикасы һәм безнең шәһәребезнең исеме бар, –дип ачыклык кертә Александр Морозов.
Быел түгәрәк җитәкчелеге картинг ясау буенча проектны тормышка ашырырга планлаштыра.
– Безнең мотоблок двигателе бар, без хәзер үсмерләр белән аның төзелешен өйрәнәбез. Бездә моның буенча специальләшкән кешеләр дә бар, алар безгә аңлатып кына калмыйча, мәхәллә территориясенә үрнәк картинг та алып киләчәкләр. Аннары йөрү өлешенең төзелешен өйрәнәчәкбез. Әлеге эш безнең укытучыларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз, –дип саный Александр Морозов.
Картинг мәхәллә территориясендә йөриячәк, әңгәмәдәшләр моның авыл үсеше өчен зур ярдәм булуын билгеләп үттеләр.
Ел вакытлары үзгәреп тора, димәк, мастерларның төп көче азык әзерләү һәм консервларны җылыту өчен җайлаштырылган мичләр әзерләүгә юнәлдерелә.
Мондый мичләр икенче төрлерәк, аларны ясау җиңелрәк. Эшкә бөтенләй башка материал кирәк. Епархиядән безгә кисү станогы бирделәр. Димәк, ул хезмәтне җиңеләйтәчәк. Без фронт өчен тагын да күбрәк мичләр ясый алачакбыз, – дип ассызыклады Александр Сергеевич.
Беренче карашка бик катлаулы һәм җаваплы тоелмаган эретеп ябыштыручы һөнәре минем өчен яңа яктан ачылды. Биредә металл астыннан чәчрәп чыгучы бик үк якты булмаган очкыннар игътибарны үзенә җәлеп итә. Малайларның илебезнең чын патриотлары булып үсеп килүләрен күргәч, күңелдә аңлатып булмастай горурлык хисләре уяна. Алар Интернет, гаджетлардан бөтенләй ерак булган нәрсәләрне белергә дә курыкмыйлар, бу эштә көчле остазлары ярдәм итә. Командага уңышлар һәм билгеләнгән планнарының тормышка ашуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев