Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватанны саклаучылар бездән ярдәм көтә

Ватанны саклаучылар бездән ярдәм көтә.

Чистайлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмне актив җыялар.

Бөек Ватан сугышы елларында «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» дигән лозунг тылдагы әби-бабаларыбыз өчен тормыш мәгънәсенә әверелә. Якын кешеләренең сүзләренә таянып, күпләр Совет халкының тылда җиңүне якынайту өчен күп көч куюын белә.

Махсус хәрби операция башлангач, бу лозунг яңа төсмер алды. Меңләгән кеше җыелып, Ватан алдындагы бурычларын үтәгән хәрбиләргә ярдәм итү юлларын эзли башлады.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю пунктлары бөтен ил буенча барлыкка килде. Чис тайлылар да әлеге игелекле эштән читтә калмады. Шәһәр һәм район кешеләре гуманитар ярдәм җыю буенча берничә нокта ачты, хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча элемтә урнаштырды һәм махсус хәрби операция территориясенә үзләре йөкләрне озатуны оештырды.

 

Тактик дару тупланмалары гомерне сакларга ярдәм итә

Гуманитар ярдәмне беренче ләрдән булып Чистай епархиясе вәкилләре оештырган. Иң элек Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләр өчен җыю игълан ителгән иде. Соңрак епархия храмнарында хәрби хезмәттә булучылар өчен медикаментлар һәм җылы киемнәр җыю башланды. Хәзер исә алар медикаментлар һәм беренче ярдәм күрсәтү чаралары җыюга күбрәк басым ясыйлар, алардан тактик аптечкалар комплектлыйлар.

Әлеге эш Чистай епархиясе сәркатибе, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары белән уртак хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе протоиерей Андрей Зиньков һәм Сергий Радонежский мәхәлләсе өлкән побы иерей Тимофей Маташов җитәкчелегендә үткәрелә.

– Андрей атакай Зиньков әлеге вәзгыятьне башкалардан алда аңлый һәм күрә белә. Без качкыннар һәм хәрби хезмәттә булучылар өчен азык-төлек, гигиена әйберләре, беренче чиратта кирәк булган әйберләр җыйганда, ул игътибарны медицинага юнәлтте. Билгеле, без бу идеяне хупладык, нәрсәләр кирәклеген һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген өйрәнә башладык. Май аеннан бирле тулы көчебезгә тактик медицина белән эшне башладык, – дип сөйли Тимофей атакай Маташов.

Эшмәкәрләр, битараф булмаган чистайлылар әлеге эшкә үз өлешләрен кертергә омтылалар, дарулар китерәләр, кирәкле медикаментлар алырга акча бирәләр.

– Тактик аптечкаларга хәрби хезмәттә булучыларга һәм сугышчыларга алгы сызыкта булып яраланган очракта кирәк булачак бөтен кирәкле нәрсәләрне салабыз. Алар гадәти аптечкалардан аерылалар. Бирегә бәйләү материаллары, тактик кайчылар, кан туктату чаралары, махсус пластырьлар, индивидуаль химиягә каршы пакетлар, пешүләрне дәвалау өчен бәйләвечләр, вируска каршы дарулар, антбиотиклар һәм башка кирәкле дәвалау препаратлары керә. Моңардан тыш яраланган очракта санаулы секундларда беренче медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итүче заманча бәйләү турникетлары алырга тырышабыз. Болар кеше гомерен саклап калырга мөмкин, – ди Чистай епархиясе сәркатибе, протоиерей Андрей Зиньков.

Кызганычка каршы, кирәк ле нәрсәләрне җыйганда үз авырлыклары да килеп чыга.

– Кирәкле нәрсәләрне Рос сиядән генә түгел, СНГ ил ләреннән дә сатып алабыз. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң кешеләр андый әйберләрне сатып ала башлады һәм кирәкле препаратларны табуы да җиңел түгел. Шушы әйберләргә бәя күтәреп, баерга теләүчеләр дә юк түгел. Кайбер сайтларда бәяләрнең 1000 процентка күтәрелүен күреп, шаккатасың! Шуңа күрә без бәяләр бик югары булмаган берничә сайт белән элемтәдә торабыз, – дип уртаклаша Тимофей атакай.

Ул шәхсән үзе гуманитар ярдәмне махсус операция баручы территориягә алып барган, аларны анда мәхәллә башлыгы вазифасын башкаручы иерей Ростиславка тапшырган. Ул исә үз чиратында бу аптечкаларны һәр сугышчыга өләшкән. Бүгенге көндә Чистай епархиясеннән сугышчыларга йөз данәдән артык тактик дару тупланмалары тапшырылган.

Дин кешеләре билгеләп үткәнчә, сугышчыларга теләсә нинди ярдәм мөһим.

– Һәр солдат һәм офицер рухи көч белән данлана. Безнең хәрби хезмәттә булган ир-атларыбыз ярдәмне консервы банкасы яисә бала рәсеме, аптечкамы - нинди генә төрдә алсалар да, аларның сугышчан рухлары күтәрелә, көч-куәтләре арта. Без тылда сугышчыларыбызга ничек тә булышырга,

аларга көч-куәт бирергә тырышабыз, – диләр алар.

Теләге булган һәркем тактик аптечка җыюда үзеннән өлеш кертә ала. Медикамент ларны һәм ярдәмне бирегә китерергә мөм кин. Элемтә өчен телефоннар 8-906 111-82-64 (Тимофей атакай), 8-927-435-75-80 (Анд рей атакай).

Ярдәм күп булмый

Башка чистайлылар да хәрби хезмәттә булучыларга ярдәм итү теләге белән яна. Шулар арасында эшмәкәр Айрат Хаматов та бар. Ул бу эштә үзе генә катнашып калмыйча, әлеге башлангычка башкаларны да җәлеп итәргә карар кылган.

– Бу идея миндә сентябрь азагында өлешчә мобилизация игълан ителгәч туды. Һава торышы начар торган көннәр иде, шул чакта минем башыма солдатлар өчен җылы оекбашлар җыйсак, бик әйбәт булыр иде дигән уй килде. Мин социаль челтәрдә үземнең битемдә оекбашлар турында хәбәр иттем һәм аны безнең кибеттә җыярга тәкъдим иттем. Дөресен генә әйткәндә, әлеге идея шундый масштаб алыр дип көтмәгән дә идем. Тора-бара кешеләр башка төрле әйберләр дә: җылы оебашлар. термобелье, медикаментлар китерә башладылар. Шәһәребездә бик күп битараф булмаган кешеләр булуын белдек. Һәркем көн дә нәрсәдер китерә, шалтырата, яза, нәрсә кирәклеге хакында сорый. Мин киңәшләшер өчен «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәфис Мәхмүтовка мөрәҗәгать иттем. Ул сугыш юлы узган кеше, анда нәрсә кирәклеген бик яхшы белә, – дип сөйли башлады Айрат Хамматов.

Ул кешеләрнең ничек яр дәм итәргә ашкынып торулары турында дәртләнеп сөйли. Һәркем: эшмәкәрләр дә, пенсионерлар да, коллективлар да, шәхси кешеләр дә барысы да үзеннән өлеш кертә.

Гуманитар ярдәмне җыю ул әле ярты эш кенә. Аны бит әле адресатына илтеп җиткерергә дә кирәк. Ә бу җиңел генә нәрсә түгел.

– Безнең өчен гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция үткәрелүче зонада һәр солдатыбызга илтеп җиткерү мөһим. Шуңа күрә дә безнең алда әлеге җыелган әйберләрне тапшыру өчен каналлар җайлау бурычы торды. Бу мәсьәләдә безгә Тимофей атакай Маташов, Андрей атакай Зиньков, Ришат Мәгъсүмов, Рәфис Мәхмүтов, җирле хаккимият, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендәге махсус фонд җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм башкалар ярдәм итте. Бүгенге көндә Чистай епархиясе, Ришат Мәгъсүмов, «Бергә Җиңүгә» Чаллы фонды һәм «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы аша дүрт канал көйләнде.

Без биш партия гуманитар ярдәм җибәрдек инде. Аны җыю дәвам итә. Шушы көн нәрдә җыелган шефлык ярдәменең бер өлешен моби лизацияләнгән чистайлы – фельдшер Фәнил Кәримовка илтеп кайттык. Ул полигонда медицина пунктын җитәкли, – ди ярдәм җыюны оештыручы.

«Татмедиа» АҖ филиалы «Чис тай-информ» хезмәт кәр ләре дә хәрбиләргә ярдәм күрсә тергә теләк белдерделәр. Кол лектив хезмәткәре җыелган гуманитар ярдәмне җыю пунк ты на тапшырды.

– Кешеләр бу адымга нинди дә булса йөкләмә һәм җитәкчелек басымыннан башка үз теләкләре белән бардылар. Бу һәркемнең эчкерсез теләге иде. Коллектив активистлары мондый игелекле эш үткәрергә тәкъдим иттеләр һәм һәркем үз өлешен кертергә теләде. Бу ир-егетләребезгә ярдәм итү һәм аларга рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек дип уйлыйм, – диде филиал җитәкчесе Наталья Данилова.

– Чистайлыларның гуманитар ярдәм җыюга аңлап карау ларын телим. Бүгенге көндә мин күпләр: турыдан-туры солдатлар да, «Сугышчан туганлык» вәкилләре белән дә аралашам. Бу хәл турында ишетеп кенә белмим һәм Саклану министрлыгы сугышчыларны сугыш кирәк-яраклары белән тулы күләмдә тәэмин итү буенча үз йөкләмәләрен үти дип әйтәсем килә. Алар закон буенча таләп ителгәннәрнең барысы белән дә тәэмин ителгән. Ләкин безнең гуманитар ярдәмнең беркайчан да артык булмаячагын аңлау мөһим. Бу хезмәт итү шартларын уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк, рухи терәк булачак. Бу алар өчен бик мөһим. Хәтта балаларның рәсемнәрен, рухны күтәрә торган сүзләр язылган хатларын безнең сугышчыларыбыз көтеп алалар һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Шуңа күрә без һәр тартмага балалар җылысының бер өлешен салырга тырышабыз, – дип ассызыклады Айрат Хамматов.

Гуманитар ярдәм җыюда катнашырга теләүчеләр Вотяков урамы, 33-г йорты адресы буенча әйберләр алып килә алалар.

 

Йөрәк кушуы буенча

Чистайлылар арасында гуманитар ярдәмне җыеп кына калмыйча, аны махсус хәрби операция зонасына илтеп бирүчеләр дә

бар. Алар арасында – сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ришат Мәгъсүмов. Армиягә ярдәм итүнең мөһи м леге турында ул яхшы белә. Шуңа күрә бу максатларга ул физик көчне дә, матди кертемнәрне дә кызганмый. Үз акчасына ул безнең хәрбиләребез өчен кирәкле барлык әйберләрне туплап, барысын да үзе Татарстан спецназы, СОБР, «Тимер» һәм «Алга» батальоннары сугышчыларына илтеп биргән.

Анда барырга курыкмыйсызмы һәм шундый җитди адым ясарга сезне нәрсә этәрде дигән сорауга ул түбәндәгечә җавап бирде:

– Мин барысын да йөрәк кушуы буенча эшлим. Ә башкача мөмкин дә түгел. Анда минем якыннарым һәм туганнарым хезмәт итә. Мин үзем Чечняны уздым һәм сугышчылар өчен ярдәмнең мөһим икәнен яхшы беләм. Өстәвенә, миңа туганнарым, дусларым, битараф булмаган эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Барысы да бердәм булып, ярдәм итә башладылар. Бу чыннан да бик яхшы!

Махсус хәрби операция тер ри то риясенә Ришат Мәгъсүмов февраль аеннан йөри башлый. Анда ул 5 тапкыр барган, 12 тапкыр гуманитар йөк җибәргән. Беренче тапкыр ул гаиләсе белән барган.

– Хатыным һәм балаларым төне буе камыр ризык лары, 500әр данә өчпочмак пешерделәр. Ир-егетләребез кайнар булмаса да, тәмле камыр ризыкларын авыз иттеләр. Шулай ук без сугыш чыларыбызның туган җирен нән чишмә суы алып барабыз. Безгә аларның шатлыклы йөзләрен күрү сөенечле булды. Кире кайтканда без канатланып кайттык. Без ир-егетләребезгә аз гына булса да ярдәм итә алуыбызга сөендек, – дип уртаклаша Ришат Мәгъсүмов.

Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта алгы сызыкта булган хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм кирәклеген билгеләп үтте.

– Без ир-егетләр белән сугыш чыларның гаиләләре белән очрашабыз, аралашабыз, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Алар, үз чиратында, шулай ук хәрбиләр, үз якыннары өчен нинди дә булса әйберләр җибәрәләр, – ди Ришат Миңневакыйф улы.

Сугышчыларга ярдәм күрсә тергә теләүчеләр Луч авылы Советына мөрәҗәгать итә яки 8-962-554-39-11 телефоны буенча шалтырата алалар.

 

Күңел җылысы белән бәйләнгән оекбашлар

Чистайлыларның күбесе сугышчыларга ярдәм итү теләге белән яна. «Ак калфак» җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә бу эштән читтә калмыйлар. Хатын-кызлар йонны үзләре эрләгәннәр һәм хәрби хезмәткәрләргә җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйли башлаганнар.

– Без ир-егетләребезгә ярдәм итәргә булдык һәм «Геройларга – йөрәк җылысы» дигән акция оештырдык. Хәзер безнең активистларыбыз хәрбиләр өчен җылы әйберләр бәйлиләр. Авыл кешеләре дә үз өлешен кертә һәм безгә әзер эшләнмәләрне алып киләләр, – дип сөйләде «Ак калфак» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рушания Закирова.

Теләге булганнар бәйләнгән эшләнмәләрне Нариманов урамы, 74 адресы буенча Ислам үзәгенә китерә алалар.

Мобилизацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәмне Чис тай аяк киеме компаниясе дә әзерләгән. Җирле пред прия тиедә җитештерелгән җылы һәм уңайлы аяк киемен чис тайлылар алачаклар. Махсус ботинкалар «Барс» аяк киеме компаниясендә те гел гән. Аларны Чистайдан мо билизацияләнгән ир-егетләргә тапшырачаклар.

Моннан тыш, бюджет оешмалары, кайбер сәнәгать һәм коммерция предприятиеләре хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мобилизация ләнгән якташларга ярдәм итү өчен махсус фондка күчерделәр.

 

Гражданлык позициясен чагылдырган җыр

Чистайлылар сугышчыларыбызга матди яктан гына түгел, рухи яктан да ярдәм итәргә тырышалар. Шулай, Каргалы авылында туып-үскән Райнә Сабирова, махсус хәрби операциядә катнашучы «Алга» һәм «Тимер» Татарстан батальоннарына багышлап, патриотик җыр язды һәм башкарды. Яшь кыз үзенең социаль челтәрдәге битендә әлеге җырны тәкъдим итте.

– Бу максатка мин бер ай бардым. Бу җырны иҗат итү һәм дөньяга чыгару тарихы бик зур! Дулкынландыргыч, әмма шул ук вакытта мавыктыргыч булды. Бу җырны иҗат итүгә әтием – минем ярдәмчем, терәгем, җанымның бер өлеше Альфред Сабиров этәргеч булды. Ул рухландырып тормаса, мин мондый җитди адымга батырчылык итә алмас идем. «Кызым, мин еракта булсам да (редакциядән: Райнәнең әтисе инде берничә ай махсус хәрби операциядә катнаша), син бу җырны иҗат итә алачаксың. Безнең өчен бу җыр гимн булачак», – дип дәртләндереп торды ул. Әтиемнең шундый сүзләреннән соң, мин эшләргә кирәк дип карар кылдым, – дип язган социаль челтәрдәге үз битендә Райнә.

Әлбәттә, Ватанны саклау буенча үз бурычларын үтәүче безнең хәрбиләргә ярдәм итүчеләрнең барысы турында да сөйләп бетереп булмый. Бу безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча алып барыла торган эшнең бер өлеше генә. Әмма боларның барысы да халкыбызның бердәмлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев