Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне хәрби чакыруга әзерләү үзәгендә Батырлык дәресе узды

Әлеге чара Хәрби разведка көненә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды

«Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә Хәрби разведка көненә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган Батырлык дәресе узды. Чараны учреждениедә тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм интернат-йортта тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр.

Әлеге патриотик чара «Сугышчан туганлык», «Чик сакчылары дуслыгы», «Совет офицерлары берлеге», «Әфган сугышы инвалидлары» ветеран җәмәгать оешмалары, Чистай сәгать заводы ветераннар Советы, Чистай районы эчке эшләр министрлыгы ветераннар Советы, Чистай казаклары, «Авангард» спорт клубы, махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашында узды.

Анда «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, танк, десант, авиация бүлекчәләре вәкилләре катнашты.

Дога укылганнан соң барлык Ватаныбыз сагында һәлак булучылар өчен бер минутлык тынлык игълан ителде.

«Ватан» үзәгендә тәрбияләнү­челәр Фоат Җәүдәт улы җитәкчелегендә пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

«Сугышчан туганлык» һәм «Әфган сугышы инвалидлары» оешмалары рәисе «Авангард» спорт клубына һәм Эчке эшләр министрлыгы ветераннар Советы әгъзаларына шәһәр ветераннар хәрәкәтеннән Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Авангард» спорт клубыннан Рәфис Ирек улына һәм Диңгез туганлыгы рәисе, подполковник Юрий Бочкаревка Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Ватан калканы» иҗтимагый ветеран оешмасыннан «Сугышчан туганлык» оешмасы әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чистай казаклары ялга кайткан сугышчыларга кайгыртучанлык күрсәткәне, ярдәм иткәне өчен Рәфис Ирек улына рәхмәт белдерделәр. Алар аңа «Махсус хәрби операциягә ярдәме өчен» таныклыгы белән истәлек медале тапшырдылар.

Әлеге чара Сугыш даны музеенда дәвам итте. Биредә Рәфис Мәхмүт улы сугыш экспонатлары, шулар исәбеннән хәрби операция зонасыннан җибәрелгәннәрне дә, күрсәтте. Әфган сугышы ветераны Ринат Мифтиханов егетләр өчен патриотик җыр башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев