Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ватан Геройлары көнен Игорь Груднов һәйкәле янында митинг белән билгеләп үттеләр

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Россия Герое Игорь Груднов һәйкәле янында тантаналы митинг узды.

Ватан Геройлары көнен Игорь Груднов һәйкәле янында митинг белән билгеләп үттеләр

Тарихи дата – Ватан Геройлары көне мемориал янында берничә буын чистайлыны берләштерде. Муниципалитет, суд, Эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет, «Сугышчан туганлык» ветераннар оешмасы, шәһәр ветераннар (пенсионерлар) советы, «Авангард» спорт клубы, «Форпост» хәрәкәте вәкилләре, студентлар Ватан хакына батырлыкларны искә алдылар.

Район башлыгы Дмитрий Иванов үзенең чыгышында шәһәр өчен бу көннең аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады, чөнки биредә яшәүчеләрнең күбесе төрле вакытта батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәр.

– Күп кенә якташларыбыз Ватанны саклауга зур өлеш керттеләр, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич. – Бүген без заманабыз геройлары, ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен дәвам итүче, Россиянең бәйсезлеккә хокукын яклаучы махсус хәрби операциядә катнашучылар турында аерым рәхмәт белән сөйлибез.

Тантана кысаларында ул күпьеллык намуслы хезмәте һәм яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә керткән өлеше өчен отставкадагы милиция подполковнигы, Әфган вакыйгалары ветераны, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге башлыгы Геннадий Степановка рәхмәт белдерде.

– Безнең геройлар яшь буын өчен һәрвакыт үрнәк булсыннар, Ватанга тугрылыкның һәм һәртөрле сынаулар алдында фидакарьлекнең мөһимлеген искә төшереп торсыннар, – дип өстәде район башлыгы.

Махсус хәрби операция ветераны Максим Кузнецов буыннар дәвамчанлыгы һәм батырлыкның кыйммәте турындагы фикерләре белән уртаклашты.

– Төрле заманнарда илне саклаучылар, үзләрен аямыйча, батырлык һәм кыюлык күрсәттеләр. Бүген якташларыбыз хәрби бурычларын намус белән үтиләр. Без аларның исемнәрен истә тотарга, алар белән горурланырга һәм аларны беркайчан да онытмаска тиешбез, – диде Максим Николаевич.

Митинг барлык һәлак булган геройлар истәлегенә бер минут тынлык һәм Россия Герое Игорь Груднов һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев