Ватан Геройлары көне белән!
Хөрмәтле чистайлылар! Илебездә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне белән ихластан котлыйм.
Яу кырларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләренә һәм мактау билгеләренә лаек булган якташларыбызга хөрмәтемне белдерәм.
Бу көнне без үткәннәргә һәм чын Геройлар кылган батырлыкларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез. Аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге ярдәмендә без киләчәккә ышаныч белән карый, илебез һәм аның тарихы белән горурлана алабыз! Без Россия сугышчыларының сугышчан батырлыклары белән горурланабыз, алар бүген дәүләтебезнең бәйсезлеген һәм тыныч тормышын саклап, үз бурычларын батырларча үтиләр.
Әмма сугыш кырларында Ватанны саклаучы каһарманнардан кала, үз хезмәтләре һәм талантлары белән яраткан Ватаныбызның данын арттырып, тыныч батырлыклар кылучылар да бар.
Бу кешеләрнең тормышы — яңа буыннарны Ватанга тугрылык, туган илгә мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен лаеклы үрнәк.
Мин чын күңелдән бу исемгә лаек булган һәркемнең аны намус белән күтәреп йөрүен телим. Җиребездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын! Барысына да бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев