Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вандалларга каршы ничек көрәшергә?

Сораштыру

Шәһәр урамнарындагы чәчәкләр утыртылган ватык вазоннар, бакчалардагы җимерелгән сыннар, парклардагы бозык эскәмияләр, чүп-чар белән тулган фонтаннар... Болар барысы да шәһәребез мик рорайоннарында куркыта торган ешлык белән кабатлана торган вандаллык очраклары. Өстәвенә, зыян итүчеләр күптән түгел генә торгызылганнарны кабат җимерергә ашыгалар.

Без чистайлылардан бу хәлгә карата фикерләрен белергә һәм әлеге проблеманы хәл итү юлларын нәрсәдә күрүләрен сорашырга булдык.

Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай районы имам-мөхтәсибе:

– Кызганычка каршы, безнең халыкның менталитеты шундый һәм бу проблеманы бер көндә хәл итеп булмый. Даими тәрбия эше алып барырга: белем бирү учреждениеләрендә лекцияләр үткәрергә, ата-аналарга яшь буын белән бу темага ешрак сөйләшергә кирәк. Һәрхәлдә, тәрбия чарасы сыйфатында җәза кулланырга мөмкин. Әлбәттә, бу зыян итүчене кулдан тоткан очракта гына мөмкин. Әгәр бу кечкенә бала икән, мөгаен, җитди сөйләшү һәм кисәтү дә җитәдер, ә зуррак булса, алга таба мондый тәртипсезлекне оештыру теләге булмасын өчен, административ җаваплылыкка тарту кирәктер.

Тимофей Маташов, Чистай районы благочинные:

– Әлеге вандаллык күре нешләре – тиешле тәрбия булмау нәтиҗәсе. Әгәр үз вакытында тәрбиянең бу моментлары игътибарга алынмаган булса, ата-аналар моңа тиешле игътибар бирмәсә, үсә төшкәч балалар җәзасызлык тоя башлыйлар. Болар барысы да мондый күңелсез нәтиҗәләргә китерә. Моның белән көрәшү бик авыр. Без эшли алган бердәнбер нәрсә – киләчәктә яшь буын шулай эшләмәсен өчен мәгариф, дини учреждениеләрдә тәрбия эше алып бару.

Диана Галимова, сатучы-консультант:

– Һәр парк, бакча янында сак кую яки видеокамералар урнаштыру мөмкин түгел. Җәмәгать милкенә сакчыл караш ул я бар, я юк. Барысы да кешенең тәрбиясеннән тора. Бер генә ата-ана да баласын чүп-чар ташларга, тирә-юньдәге нәрсәләрне бозарга өйрәтми. Әмма үз үрнәгебез турында онытырга ярамый. Кайчагында ата-аналар балалары белән бергә автобустан чыгалар һәм, уйлап та тормыйча, билетларны чүп савытыннан читкә ташлыйлар. Ә балалар барысын да күреп тора!

Ольга Добронравова, В.Г.Тимирясов исемендәге КИУның Чистай филиалы директоры:

– Минемчә, бу тәрбия җитмәүдән килеп чыга. Кешенең үз-үзен тотышында күп кенә күренешләр гаиләдән килә. Икенче яктан, җәмгыятьтә, социумда булган хәлләр дә балаларның үз-үзләрен тотышына тәэсир итә. Элек балалар шимбә өмәләрендә актив катнаша, мәктәп яны участокларында эшли иделәр, аларны төрле заводларга, фабрикаларга, оешмаларга экскурсияләр белән йөртә иделәр. Кечкенәдән аларда эшкә мәхәббәт тәрбияли, чит кешенең хезмәтен кадерләргә өйрәтә иделәр. Хәзер мондый тәҗрибә юкка чыкты. Без балаларның хезмәт тәрбиясенә игътибар бирми башладык. Ә алар тирә-юньдәге матурлыкны кадерләмиләр, чөнки үзләре аны тудырмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев