Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентина Степановна һәм Алексей Васильевич Ивановлар ныклы гаилә серләре белән уртаклаштылар

Туй — мәхәббәт, гүзәллек һәм котлаулар белән тулган шатлыклы, истәлекле вакыйга. Ә менә дистә еллар бергә яшәгән, бер- берсенә мәхәббәтләрен, ышанычларын, туг­рылыкларын сүздә генә түгел, гамәлләрендә дә күрсәткән парларны очраткач, күңелләрдә аеруча сок­лану, хөрмәт хисләре уяна.

Безнең язмабызның геройлары — кулга-кул тотынышып, җиңел булмаган тормыш юлы үткән Алексей Иванович һәм Валентина Степановна Ивановлар. Алар шушы көннәрдә бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Алексей Васильевич һәм Валентина Степановна балачактан ук таныш булалар. Икесе дә Яңа Чишмә районы Екатерина Бистәсе авылында туып үскәннәр. Гаилә башлыгы яшь кыз Валентинаны ничек итеп велосипедта йөртүен, аны өенә кадәр озатып куюын, ничек дуслашып йөрүләрен һәм кавышуларын елмаеп искә төшерә. 1963 елның җәендә алар язмышларын бергә бәйләп, гаилә корып җибәрәләр.

— 60 ел сизелми дә үтеп китте. Дөрес, тормышта төрле хәлләр була, без дә авырлыклар, сынаулар кичердек, әмма гел янәшә булуыбыз, бер-беребезнең сүзенә колак салуыбыз, хөрмәт итүебез, аңлавыбыз, кичерә белүебез, үпкә сакламавыбыз безгә һәрчак гаиләбезне сакларга ярдәм итте. Башкача мөмкин дә түгел! — дип сөйли Алексей Васильевич.

Ул гомере буе авыл хуҗалыгында, ә тормыш иптәше дәваханәдә хезмәт иткән.

— Бәхетле, тату, ныклы гаиләнең сере нәрсәдә? — дип сорыйм гаилә башлыгыннан.

— Мин эшкә иртән иртүк киттем, соң гына арып-талып кайта идем, безнең ачуланышырга да вакытыбыз булмады, менә бар сере дә шунда, — дип шаярта Алексей Васильевич.

— Балаларны тәрбияләү, укыту белән тулысынча тормыш иптәшем шөгыльләнде, мин аңа барысы өчен дә рәхмәтле. Ул һәрвакыт безнең гаилә учагын саклаучы булды һәм хәзер дә шулай булып кала, — дип яратып һәм олы хөрмәт белән сөйли ул.

Алексей Васильевичның һәм Валентина Степановнаның зур, тату гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел. Алар өч бала: бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның хәзер тугыз оныклары, дүрт оныкчыклары бар. Улларының берсе шәһәребездә билгеле шәхес –районыбыз башлыгы Дмитрий Иванов.

Юбилей көнендә Ивановларга котлаулар яуды гына, балалары, оныклары, туганнары матур, җылы сүзләргә, бүләкләргә күмделәр. Шулай ук «бриллиант» юбилярларны котларга ЗАГС бүлеге начальнигы Ильмира Ярмушева һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Наилә Хәйдарова да килде.

— Хөрмәтле Алексей Васильевич һәм Валентина Степановна! Сезне ихлас күңелемнән туегызның юбилее белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, гаилә җылысы, гаилә тынычлыгы, якыннарыгызның игътибарын, яратуын, кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез! — дип алар изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Никахлашу йортында гадәткә кер­гән матур традиция буенча ирле-хатынлы Ивановлар Чистай районы юбилярларының Мактау китабына кул куйдылар.

Киләчәктә гаилә корырга ниятләре булган яшьләргә бер-берсенә карата игътибарлы, түзем, сабыр булырга, тән һәм җан сихәтлеге теләделәр.

— Тормыш юлыгызда чын, гомерлек мәхәббәтегезне табып, озын бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын! — диделәр алар бертавыштан.

60 ел бергә яшәү димәк, ул бербөтен булып, шатлыклы һәм борчулы мизгелләрне уртаклашып яшәү, бере-берең өчен терәк һәм таяныч булу. Бу бүгенге яшь буын өчен үрнәк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев