Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентина Галләмова музыка, шигърият, рәсем белән шөгыльләнә

Хезмәт һәм сәхнә ветераны, сугыш чоры баласы Валентина Галләмова «Йөрәкләрнең ялы юк!» дигән девиз белән яши. Чыннан да, үзенең олыгаю чорында да ул төрле шөгыльләргә вакыт таба.

Башта безнең героебыз белән танышыйк. Ул 1937 елның 12 ноябрендә Октябрь районы Иске Чаллы дигән авылда дөньяга килә. Яшьтән үк шигърият белән мавыга, мәктәптә шигырь укучылар конкурсларында катнаша, анда призлы урыннар яулый. Каргалы урта мәктәбен тәмамлый. Аннары ТАССРның Кызыл Армия районы Чертуш һәм Федоровка авылларында эшли. 1958 елдан алып 1963 елга кадәр Казанда яши, җиңел сәнәгать техникумында укый. Анда үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларның берсе була.

1970 елда Валентина Гал­ләмова Чистайга күчеп кайта. Ул шәһәр тормышында һәм җәмәгать тормышында катнашып, саллы тәҗрибә туп­лый. 10 ел дәвамында Үзәк универмагның профсоюз комитеты рәисе һәм хатын-кызлар советы рәисе була. 1990 елда делегат сыйфатында ТАССР хатын-кызларының III съездында катнаша. Озак еллар Чистай районы җәмәгать Советы әгъзасы булып тора. Менә икенче ел инде ул — шәһәр ветераннар Советы әгъзасы, шулай ук ул көмеш волонтерлар сафында.

Лаеклы ялга чыкканнан соң Валентина Ильиничнаның иҗади эшчәнлеге активлаша. Хәзерге вакытта ул өч иҗат коллективында катнашучы булып тора. 1994 елдан бирле «Гвоздика» педагоглар хорында җырлый. «Чыганаклар» ансамблендә Валентина Ильинична сценарийлар яза, күп кенә концерт программаларының режиссеры, 25 елдан артык «Сугыш һәм хезмәт ветераннары» (хәзер «Ветераннар» хоры дип атала) хорында җырлый.

— Быел без «Сугыш һәм хезмәт ветераннары» хорының (ул элек шулай дип аталды) 41 еллыгын билгеләп үтәбез. Ул минем өчен икенче гаиләм кебек. Күпме концерт бирүебезнең исәбен дә белмим инде… Без, мөгаен, барлык балалар санаторийларында, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чыгыш ясаганбыздыр, — дип сөйләде безгә Валентина Галләмова.

— Безнең җитәкчебез Светлана Алексеевна Хрусталевага аерым рәхмәт әйтәсе килә. Ул безнең белән 34 елдан артык эшли. Бер нотаны да белмәгәнгә, музыкаль белемебез булмаганга, аңа безнең белән эшләве җиңелләрдән булмагандыр. Без «Поклонимся великим тем годам», «Славься», «Ты прекрасна, о, Родина наша», «Аве Мария», «Гүзәл туган җирем» (рус һәм татар телләрендә) исемле җитди әсәрләр, Бөек Ватан сугышына багышланган җырлар башкарабыз. Репертуарыбызда шулай ук лирик, ел фасылларына багышланган җырлар да бар. Шулай ук «Ялгыз агач», «Туган җирем» исемле татар телендәге җырларны һәм Татарстан, Россия гимннарын да башкарабыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Валентина Галләмова җырлап кына калмый, сәнгатьле итеп шигырьләр дә укый. Аның репертуарында алар бик күп.

— Мин үзем шигырьләр язмыйм, әмма төрле чараларда аларны яттан сөйлим. Мин аларны кәгазьдән карап укырга яратмыйм, чөнки алай иткәндә бөтенләй икенче төрле ул. Мин бик рәхәтләнеп Пушкин, Волков, Рубцов, Цветаева, Ахматова, Асадов, Дементьев шигырьләрен яттан сөйлим. Миңа шулай ук Рифкать Гардиев һәм Ольга Архангельская шигырьләре ошый, — дип билгеләп үтте Валентина Ильинична.

— Тамашачылар сез укыган шигырьләрне ничек кабул итәләр? — дип кызыксынам мин гел елмаеп торган әңгәмәдәшемнән.

— Чистай психоневрологик интернатында чыгыш ясаганда мин бик игътибар белән тыңлауларына шаккаттым. Без позитив шигырьләр укыдык, кешеләргә бик ошады. «Юлдаш» картлар йортында да безне җылы кабул иттеләр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган өлкән кешеләр безнең чыгышларга игътибарлы, күңел биреп тыңлыйлар, — дип Валентина Ильинична берара туктап торды. — Ә менә мәктәпкә килеп җитди шигырьләр укыганда, кызганычка каршы, безнең чыгышларны кабул итмәгән укучылар да очрады. Алар әйләнеп-тулганып утырдылар, сөйләгәнне ишетмәделәр дә диярлек. Хәтта аларга кисәтү ясарга да туры килде.

80 яшькә җиткәндә Валетина Ильинична үзе өчен яңа мавыгу да тапкан. Ул рәсем ясау белән шөгыльләнә башлаган, хәзер рәхәтләнеп картиналар ясый. Әлеге шөгыле аңа рәхәтлек китерә. Ул күп кенә яхшы эшләр башкарган, шуларның күбесе — пейзажлар.

Шөгыльләренең күп булуына карамастан, безнең героинябыз үз гаиләсенә игътибарны һәм
кайгыртучанлыкны киметми. Ул яраткан әни һәм әби, аның ике улы, шуның кадәр үк онык­лары. Ул алар белән горурлана. Валентина Ильинична — олы йөрәкле, мәрхәмәтле кеше, аның дуслары бик күп. Ул еллар үтүенә бер дә борчылмый! Үзенең үткән гомере һәм шәһәр тормышында актив катнашуы белән ихластан горурлана.

Сүз уңаеннан

Валентина Ильиничнаның грамоталары, дипломнары, Рәхмәт хатлары күп. Ул — «Йөрәгең белән батырлыкка кагыл!» муниципаль конкурсының «Әдәби сүз» номинациясендә, шигырь укучыларның «Зур Россиянең кечкенә шәһәре» район әдәби конкурсының «Сугыш турында шигырьләр» номинациясендә җиңүче булды. Шулай ук аның фестивальләрдә катнашкан өчен күп кенә бүләкләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев