Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ваклап сату әйләнеше үсеше фаразлана

Башлык Дмитрий Иванов рәислегендә узган Чистай шәһәр Советының чираттагы утырышында депутатлар районның социаль-икътисади үсеше, аның бюджеты, шәһәр милегендә булган мөлкәт, шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова Чис­тай шәһәренең 2021-2023 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары турында сөйләде.

– Фаразланган чорда «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгында, шулай ук алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә урнашырга планлаштырган резидентларның яңа инвестицион проектларын гамәлгә ашыру күздә тотыла. Индустриаль парк территориясе үсүен дәвам итә, резидентлар инвестицияләренең гомуми күләме 7,100 миллиард сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте Ләйсән Кашапова. – Бүгенге көндә 13 компания резидент булган шәхси эшмәкәр Стахеевның муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгында 90 яңа эш урыны булдырылган. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча сәнәгать мәйданчыгы резидентлары тарафыннан 86 миллион сумлык продукция төяп озатылган, 4,1 миллион сум күләмендә салым түләнгән.

Фаразлау буенча кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 2019 ел дәрәҗәсенә карата 0,5 процентка артачак. Шушы чорда 560 эш урыны булдырылган, 736 миллион сумлык инвестицияләр үзләштерелгән. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан түләнгән салымнарның гомуми өлешендә алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары салымнары суммасы 16 процент тәшкил итте.

– Районның кулланучылар базарында ваклап сату әйләнеше кимү күзәтелә. Бу пандемия һәм халыкның керемнәре кимүгә бәйле. 2021-2022 елларда уңай динамика көтелә, ваклап сату әйләнеше үсеше темпы 104, 9 процент тәшкил итәчәк.

Чистай шәһәренең 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджеты турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова сөйләде.

Киләсе елга бюджет чыгымнары 156,560 миллион сум күләмендә планлаштырылган.

– Нигездә, чыгымнар май указларын гамәлгә ашыру кысаларында бюджет тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру белән бәйле, шулай ук гомумтармак һөнәрләре буенча ел саен 1 гыйнвардан башлап минималь хезмәт хакы күләменә җиткерү фаразлана. Коммуналь хезмәтләр 1 июльдән 4 процентка индексацияләнәчәк. Калган чыгымнар 2020 ел дәрәҗәсендә кала, – дип хәбәр итте Наталья Анфиногентовна.

Ул 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына өстәмә акча бүлеп бирү турындагы мөрәҗәгатьләрне карау турында мәгълүмат бирде.

Депутатларның бердәм карары белән шәһәр бюджетыннан район бюджетына бюджетара трансфертлар бирү тәртибен раслау турында элегрәк кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертелде.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова Чистай шәһәре милегендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның 2021 елга фараз планы (программасы) турында сөйләде.

– Киләсе елга 5 объекттан торган мөлкәт исемлеген раслау тәкъдим ителә, шуның 2се – агымдагы елдан күчә, – диде Марина Юрьевна.

Утырыш барышында депутатлар шулай ук элегрәк кабул ителгән «Чис­тай шәһәре милегендәге, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ия булу һәм (яки) файдалануга бирү өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару тәртибен раслау турында»гы, «Чистай шәһәре милегендә булган мөлкәтне арендага бирү тәртибе турында»гы, «Шәһәр милегендә булган җир участокларын яңадан бүлү нәтиҗәсендә хосусый милектә булган җир участоклары мәйданын арттырган өчен түләү күләмен билгеләү тәртибен раслау турында»гы карарларга үзгәрешләр керттеләр.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы чыгышын тыңлаган­нан соң, депутатлар җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше кагыйдәләренә үзгәрешләр керттеләр.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шәһәр Уставына үзгәрешләр кертү турында доклад белән чыкты һәм Чистай шәһәр Советының 2021 елга эш планы турында сөйләде. Бу мәсьәләләр буенча да уңай карар кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев