Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узып баручы ел нәрсә белән истә калды

Бусагада 2020 ел тора. Димәк, артка борылып, 2019 елда Чистай районы тормышында булган вакыйгаларны искә төшерергә вакыт җитте.

Узып баручы ел безнең район өчен мөһим вакыйгаларга бай булды һәм бик күп якты мизгелләр һәм яңа казанышлар китерде. Шуларның берсе яңа микрорайонда күпфункцияле үзәк ачылу белән бәйле, аның хезмәткәрләре чистайлыларга бер урында алар өчен уңайлы вакытта 150дән артык төрдәге хезмәт күрсәтә. Бинада шулай ук Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча муниципаль­ара бүлеге, шулай ук җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы урнашкан.

Быел үз эшенең осталары өчен үз ишекләрен Бөек Новгород шәһәрендә WorldSkills чемпионаты ачты. Анда республика җыелма командасы сос­тавында Татарстан данын 1нче гимназиянең ике укучысы Розалина Гәрәева һәм Сабина Исламова яклады. Алар «Туризм-Юниорлар» компетенциясендә призерлар булып, бронза медальләр белән кайттылар.

Май аенда Казанда җиденче милли чемпионат финалы узды. Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Никита Чернышев «Ландшафт дизайны» компетенциясендә алтын медаль алды. Ноябрьдә һөнәри осталык чемпионатында безнең районны шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 17 укучы лаеклы тәкъдим итте.

Каргалы гимназиясендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылу тагын бер мөһим вакыйга булды. Гимназия «Заманча мәктәп» федераль проектында катнашты. Балалар уку вакытының 40 минутын үткәреп кенә калмыйлар, ә белемнәрен камилләштерәләр, заманча технологияләр дөньясын танып-беләләр. Информатика, тормыш иминлеге нигезләре, технология бүлмәләре, дәрестән тыш вакытта шөгыльләнү өчен мәйданчыклар яңартылды.

Ноябрь ахырында дистәләгән чис­тайлы яңа фатирга күчте. Полющенков урамы, 28/1 адресы буенча йорт файдалануга тапшырылды. 2020 елга планнарда – Полющенков урамындагы 28/5 номерлы башка йорт төзелешен тәмамлау.

Капиталь ремонттан соң Кубас авылында Мәдәният йорты ачылуны да искә төшерми мөмкин түгел. Капиталь ремонт «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бизәкләү эшләре башкарылган, түбә, санузел ремонтланган, тәрәзәләр, электр һәм башкалар алмаштырылган. Тамашачы залы һәм сәхнә яңа төс алды.

Дүрт Өйле авылында яңа ФАП ачылу чын Яңа ел бүләгенә әверелде. Аны фельдшер-акушерлык пунктларын модернизацияләү республика программасы ярдәмендә төзеделәр. 65,5 квадрат метр мәйданда функциональ кабинетлар урнашкан.

«Чистай электр челтәрләре» предприятиесе яңа административ бинага күчте. Аны ачу тантанасы 14 декабрьдә булды. Бина оператив мәгълүматны чагылдыруның заманча системасы, электр белән өзлексез туендыру системасы, автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган.

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясен үстерү, индустриаль мәйданчыкларда бизнеска ярдәм итү программалары уңышлы тормышка ашырыла. «Барс» аяк киемнәре компаниясе, «Гиперион» түбән басымлы полиэтилен торбалар заводы үз производствосын эшләтеп җибәрде. Гомумән алганда, ике предприятиедә 68 эш урыны булдырылган. «Чистай» индустриаль паркы мәйданчыгында яңа предприятиеләр актив төзелә.

Күптән түгел федераль программа ярдәмендә шәһәр суды яңа бинага күчте. Бина заманча саклау һәм янгын сигнализациясе системалары, янгын сүндерү комплекслары белән җиһазландырылган. Залларда видеокүзәтү камералары урнаштырылган, аудио беркетмә системасы бар, барысы да яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. Коллектив хәзер эшкә килү күпкә күңеллерәк булуын яшерми.

Узып баручы ел казанышлары яңа зур ачышлар өчен нигез булып хезмәт итәр һәм чистайлыларның сөенү өчен сәбәпләре тагын да күбрәк булыр дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев