Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узып баручы 2020 ел нәрсә белән истә калды?

Яңа 2021 елга кадәр берничә көн калып бара. Узып баручы елга йомгак ясарга вакыт җитте. Кем өчендер узган ел авыр булган һәм сынаулар алып килгән, ә кем өчендер, киресенчә, уңышлы үткән.

Без чистайлылардан: «Узып баручы ел сезгә нәрсә белән истә калды?» – дип сорадык.

Елена Горбунова, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чис тай оешмасы рәисе:

– Узып баручы елда безнең өчен яңа бинага күчү иң мөһим вакыйга булды. Хәзер инвалидлар җәмгыятенең якты, иркен, җылы бинасы бар, без анда җыела, төрле чаралар үткәрә алабыз. Шулай ук грантлар конкурсында җиңү дә истә калырлык вакыйга булды. Безнең «Аралашу аша берләшү» проекты Президент грантлары фонды тарафыннан ярдәм алды һәм безнең барлык активистлар белән элемтәне саклау өчен заманча гаджетлардан файдалану мөмкинлеге туды.

Альберт Җиһаншин, сәүдә вәкиле:

– Ел җиңел булмаса да, анда күңелле вакыйгалар да аз булмады. Һәрхәлдә, безнең гаилә өчен. Быел без шәһәрнең тиз үсә торган микрорайонында яңа фатирга күчтек. Биредә барысы да: спорт комплексы да, балалар поликлиникасы да, күпфункцияле үзәк тә янәшәдә. Ә сентябрь аенда заманча лицей да ачылды. Кызыбыз бу уку елында яңа мәктәпкә укырга керде, ә бер елдан беренче сыйныфка улыбыз да барачак.

Екатерина Ефремова, үзенчә лекле бала әнисе:

– Инвалид балалары булган күп кенә ата-аналар кебек үк, минем өчен дә шәһәребездә яңа тернәкләндерү үзәге ачылу мөһим вакыйга булды. Элек безгә үз чиратыбызны озак көтәргә һәм башка шәһәрләргә реабилитациягә барырга, вакытлыча яшәп тору өчен үз акчабызга фатир эзләргә туры килә иде. Моның өчен күп матди чыгымнар китә иде. Хәзер бездә андый проблемалар юк. Улыбыз быел ук тернәкләндерү курсы үтте, без бик канәгать.

Радик Нуруллин, авыл хуҗа лыгы предприятиесе хезмәткәре:

– Пандемиягә, төрле чик ләүләргә карамастан, узган ел авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен уңышлы булды. Һава шартлары уңыш үстерү өчен бик әйбәт булды. Без соңгы берничә елда бөртеклеләрне җыеп алу буенча рекордлы күрсәткечләргә ирештек. Киләсе ел да шундый ук мул булыр дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев