Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзгәртеп планлаштыру: гражданнар өчен нәрсә үзгәрде

Без элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә фатирларны үзгәртеп коруга кагылышлы законга үзгәрешләр кертелде. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова белән яңалыкларның нечкәлекләре турында сөйләшәбез.

— Лилия Барисовна, хә­зер үзгәртеп планлаштыру нәр­сәне аңлата һәм аны килеш­терү тәртибе үзгәрдеме?
— 1 апрельдән бинаның теләсә кайсы чикләрен һәм мәйданын үзгәртү, шул исәптән эчке планировканы үзгәртү һәм күпфатирлы йортта яңа бүлмәләр барлыкка китерү үзгәртеп планлаштыру дип санала. Шул ук вакытта үзгәртеп планлаштыруны рәсмиләштерү тәртибе элек булган кебек үк документлар әзерләүне һәм хакимият органына мөрәҗәгать итүне, Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) мәгълүматны кертүне таләп итә.
— Үзгәртеп планлаштырганда нәрсә эшләргә ярамый?
— Фатирда җылы су идәнен, газ плитәсе булган кухняны һәм кунак бүлмәсен берләштерүгә тыюлар үзгәрешсез кала, сан­узелны йокы бүлмәсенә күчерү катгый тыела, вентиляция каналларын кечерәйтергә, җылыту батареяларын балконга күчерергә ярамый. Калган барлык дизайн үзгәрешләре рөхсәт ителә.
— Кайчан үзгәртеп кору тәмамланган дип санала?
— Закон кабул ителгәнче, әлеге мәсьәлә җайга салынмаган иде. Хәзер Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үзгәртелгән мәгълүмат кертү шундый нәрсә булып тора. Үзгәртеп планлаштырылганнан соң махсус комиссия барлык үзгәрешләрне расланган план белән чагыштырып тикшерә һәм мәгълүматны Росреестрга Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен җибәрә. Шул рәвешле, торак сатып алучы ремонтка кадәр һәм аннан соң фатирда булган барлык үзгәрешләрне күрә ала.
— Үзгәртеп корылган фатирны сатуда яки мирас алуда авырлыклар туарга мөмкинме?
— Һәрбер сатып алучы бина­ның билгеләнеше, аның мәйданы һәм эчке планлаштырылуы турында ышанычлы мәгълүмат алырга тели. Әгәр фатир сату яки мирас алу белән бәйле хәл килеп чыкса, ә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында үзгәртеп планлаштыруга кадәрге мәгълүматлар гына булса, теркәлүгә тапшырылган документлардагы мәгълүматлар (мәсәлән, сатып алу-сату килешүендәге фатир мәйданы турында) һәм Бердәм дәүләт күчемсез милек реест­рындагы мәгълүматлар арасында каршылыклар булса, бу теркәлү гамәлләрен туктату өчен нигез булып торачак.
— Закондагы үзгәрешләр барысына да кагыламы?
— Үзгәрешләр 1 апрель­дән соң үзгәртеп планлаштыруны гамәлгә ашыручы яки 1 апрельгә кадәр үзгәртеп планлаштыруга килешү алган, әмма аны тәмамларга өлгермәгән һәркемгә кагыла. Рөхсәтсез үзгәртеп кору очрагында, мәсәлән, ике бүлмәле фатирны өч бүлмәле ясаганда яки киресенчә, суд милекчене торакның беренчел рәвешен торгызырга мәҗбүр итәчәк.

Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев