Узган елның төп вакыйгаларына күзәтү
Безнең белән бергә шәһәр һәм районыбыз тормышында булган мөһим вакыйгаларны искә төшерергә тәкъдим итәбез
Май
Чистайдагы Яңа пристаньга туристлар белән беренче теплоход килеп туктады. «Виссарион Белинский» теплоходы туристлары шәһәр кунаклары булдылар, аларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.
Чистайда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Илнең төп бәйрәме меңләгән чистайлыларны берләштерде.
Безнең районда беренче мәртәбә «Шигъри чишмәләр. Булдырь –2025» фестивале узды. Ул Чистай, Казан, Түбән Кама районы һәм Марий Эл Республикасы конкурсантларын берләштерде.
Июнь
Ленин урамының Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге участогын комплекслы төзекләндерү эшләре актив стадиягә чыкты. «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында яңартыла торган территориянең гомуми мәйданы 2,6 гектар тәшкил итте.
«Чистай өстендә чаң яңгырый» фестивале узды. Изге Никольский кафедраль соборы диварлары янына бөтен Россиядән иң яхшы чаң сугучылар җыелды.
Чистайлылар Сабантуйны – игенчеләр, батырлар һәм җайдаклар бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйрәм меңләгән кунакларны һәм шәһәр халкын берләштерде, аларга онытылмаслык хис-кичерешләр, спорт ярышлары дәрте һәм бай милли традицияләр бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев