Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган елның төп вакыйгаларына күзәтү

Безнең белән бергә шәһәр һәм районыбыз тормышында булган мөһим вакыйгаларны искә төшерергә тәкъдим итәбез

Гыйнвар

Гаделша Мәдәният йортында якташыбыз, халык артисты Идрис Мәсгутов исемен мәңгеләштерделәр. Җирле мәдәният йорты бинасында аның истәлегенә мемориаль такта ачылды. 

Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче кызлар Сочидан җиңү белән кайттылар. Алар 30нчы юбилей «Роза ветров» халыкара башкару сәнгате конкурсында җиңделәр.

Алдынгы студентларга башлык стипендияләре, Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырылды. Тантана Яшьләр үзәгендә узды.
 

Февраль

Район башлыгы ветераннарга «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырды. Бу бүләкләр сугыш елларының авыр сынаулары алдында аларның батырлыгын һәм фидакарьлеген символик тануга әверелде.

Чистай муниципаль районы Советының хисап утырышы булды.  Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Утырышның төп темасы 2024 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак булды. 

 Александровка мәктәбе һәм 6нчы мәктәп диварларында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Чарада һәлак булганнарның якыннары, муниципалитет вәкил­ләре, җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп укучы­лары катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев