Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган елның төп вакыйгалары

...

Автор һәм бард җырларының «Булдырь-Фест» II төбәкара өч көнлек фестивале уңышлы үтте. Әлеге күләмле чарага чистайлылардан тыш, Мәскәүдән, Павловтан, Чебоксардан, Ижевсктан, Йошкар-Оладан, Ульяновсктан, Яр Чаллыдан, Алабугадан һәм башка шәһәрләрдән башкаручылар җыелды. Гитарага кушылып җырлаулар, палаткаларда төн кунулар, елга янында кич утырулар — барысы да бик күңелле булды. Кайсы шәһәрдән килүләре мөһим түгел, әлеге мәйданчыкта барысы да үзебезнекеләр иде!

Чистайда беренче тапкыр озакка сузылган «Рок-берега» марафоны узды. Әлеге көндә танымаслык булып үзгәргән шәһәрнең үзәк мәйданында классикадан алып заманча композицияләргә хәтле булган төрле еллардагы музыка яңгырады. Тамашачылар Татарстанның иҗатларын башлап кына килүче һәм күптәнге рок-төркемнәр иҗаты белән таныштылар.

«„CLEVER Orchestra“ коллективыннан „Рок эшкәртүендә рус классикасы“ үзенчәлекле проекты тәкъдим ителде. Ә бу көндә иң көтелгән кунаклар „Волга-Волга“вокаль инструменталь ансамбле, аның солисты һәм фестивальнең әдәби җитәкчесе Антон Салакаев булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев