Узган елга йомгак ясадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр
Муниципалитетта Чистай шәһәр Советының чираттагы унөченче утырышы узды. Аны Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Чистай шәһәре башкарма комитетының 2021 елдагы эше һәм 2022 елга бурычлары турындагы хисап белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов чыгыш ясады.
Аның докладында шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру, шәһәр территориясендә транспорт хезмәте күрсәтү һәм башка юнәлешләр буенча 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылыш тапты.
2021 елда республика программасы буенча шәһәрдә юллар төзүгә, капиталь ремонтлауга 100 миллион сум бүлеп бирелүе билгеләп үтелде.
– Мичурин (К.Маркс урамыннан алып Ухтомский урамына кадәр), Байдуков (Гоголь урамыннан алып Мичурин урамына кадәр), Ленин (Л.Толстой урамыннан алып Нариманов урамына кадәр), Миксин (Чапаев урамыннан Гафури урамына кадәр), Свердлов (Җиңүнең 40 еллыгы урамы киселешеннән Хәмзин тыкрыгына кадәр), Нестеров, Курченко (1нче этап) урамнарына кадәр гомуми озынлыгы 3 километр 374 метр булган юлга асфальт җәелде. Шулай ук К. Маркс (Вәлиев урамыннан Учхоз урамына кадәр), Студенческая (21нче йорттан алып техникумга кадәр) урамнары буенча гомуми озынлыгы 788 метр тәшкил иткән тротуар ремонтланды, – диде Илдар Фаил улы.
«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, ул узган ел 49 ишегалдында һәм 83 күпфатирлы йорт яны территориясендә эшләр башкарылганлыгын, аларда 9 меңнән артык кеше яшәвен билгеләп үтте.
Автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль, шәһәр территориясендә муниципаль торак контроле, төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль, муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү хакында икътисад бүлеге башлыгы Евгений Никитин хәбәр итте.
Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистай шәһәрендә муниципаль хезмәт вазифаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук шәһәрнең муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне тапшыру хакындагы нигезләмәне раслау турында хәбәр итте.
Ул шулай ук Чистай шәһәр Советы депутаты Евгений Мозгалев 2022 елның 13 гыйнварында вафат булу сәбәпле, аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев