Узган елда Татарстанда 15 меңнән артык яшь кеше эшкә урнаштырылган
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Яшьләр өчен мөмкинлекләр» федераль кампаниясе кысаларында яшьләргә зур ярдәм күрсәтелә
2025 елда гына да 15 меңнән артык яшь белгеч эшкә урнаштырылган, ә төбәк предприятиеләрендә яшь кадрларны җәлеп итү буенча рекордлар куелган, дип хәбәр итә ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстанның студент отрядлары зур предприятиеләр белән проектларны уңышлы тормышка ашыралар, алар арасында: «КАМАЗ», «Алабуга Строй», «Алабуга Композит» һәм «Алабуга Топ» бар. «Алабуга» махсус икътисади зонасы мәйданчыкларында студентлар отрядлары составында бер үк вакытта 1 941 студент-төзүче һәм 954 укучы эшләгән.
ТРның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров республика яшьләренең федераль проектларда һәм грант бәйгеләрендә актив катнашуын билгеләп үтте.
«Аерым алганда, «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә, аның кысаларында 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 млн сумга кадәр алырга мөмкин. Бәйге 18 юнәлешне – волонтерлардан һәм экологиядән алып яшьләр медиасын һәм мәдәни инициативаларны үз эченә ала», – диде ул.
Идел буе федераль округының яшьләр инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «иВолга» яшьләр форумы елның мөһим вакыйгасы булачак. Чара Самара өлкәсендә узачак, анда катнашучылар үз проектларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Традицион иҗади проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә: республика районнарында «Созвездие – Йолдызлык» фестивале старт алды, ул ел саен меңләгән талантлы баланы һәм яшүсмерне берләштерә. Фестивальнең финал гала-концерты, гадәттәгечә, апрель аенда Казанда узачак.
Моннан тыш, 2026 елда Татарстан волонтерлары зур халыкара чараларда катнашачак. Аерым алганда, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы өчен 650 волонтер җыю оештырыла, тагын 2 мең яшь кеше Екатеринбургта Халыкара яшьләр фестивален оештыруга җәлеп ителәчәк.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча төзекләндерү объектларына Бөтенроссия тавыш бирүен уздыру өчен волонтерлар җыю старт ала. Узган ел 600дән артык волонтер халык үзе сайлап алган парк яки сквер өчен тавыш бирергә булышкан.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев