Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Узган ел нинди вакыйгалар белән истә калды

Безнең белән бергә шәһәр һәм районыбыз тормышында булган мөһим вакыйгаларны искә төшерергә тәкъдим итәбез

2022 ел тәмамланды. Ул тулаем алганда илебез һәм районыбыз тормышында күптөрле вакыйгаларны, мөһим чараларны үз эченә алды. Узган елның төп вакыйгалары турында безнең материалда укыгыз.

Июль аенда эшчеләр Чулман елгасы буендагы территорияне төзекләндерүгә керештеләр.

Россия Язучылар берлеге идарәсе карары белән Чистайга «Россиянең әдәби шәһәре» исеме бирелде.

Районның берничә авылында явып узган боз халыкның уңышын юк итте.

Чистайда Свердловск өлкәсеннән Каспий диңгезенә кадәр салда йөзәргә ниятләгән сәяхәтче Данил Сухоруков булып китте.

Августта Булдырь авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында видео фильм дөнья күрде.

Прость елгасы буйлап экологик маршрут ачылды.

Капиталь ремонттан соң яңартылган 3нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасы ачылды.

Сентябрьдә 900гә якын бала беренче тапкыр парта артына утырды. Түбән Кондрата һәм Мөслим авылларында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре, ә 2нче лицейда инженерлык сыйныфы ачылды.

Сентябрьнең иң әһәмиятле вакыйгасы – Россиядә өлешчә мобилизация. Ул Россия Федерациясе Президенты Указы белән 21 сентябрьдә игълан ителде. Бөтен ил буенча мобилизацияләнгән 300 мең кеше арасында чистайлылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев