Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзгә балаларга шатлык бүләк итәләр

Ике ел инде «Камалия» ял итү-үсеш үзәге хезмәткәрләре төрле социаль проектлар белән грант конкурсларында катнашалар. Шушы вакыт эчендә алар егермедән артык проект язганнар һәм 11 проектны тормышка ашыра алганнар.

Күптән түгел үзәк командасы «Шатлык бүләк итәбез – тылсым тудырабыз» проектын гамәлгә ашыруга кереште. Бу Президент грантлары фонды конкурсында җиңү ярдәмендә мөмкин булды.

– «Шатлык бүләк итәбез – тылсым тудырабыз 2.0» проекты безнең узган елгы эшебезнең дәвамы. 2021-2022 уку елында без «Шатлык бүләк итәбез – тылсым тудырабыз» проектын коррекция мәктәбе укучылары белән бергә гамәлгә ашырдык. Бу проект тәмамлагач, балалар күңелсезләнделәр, аларның безнең белән кабат очрашасылары килде. Шул вакытта мин бу проектның дәвамы булырга тиешлеген аңладым. Әгәр без грант ота алмасак, хәйрия акчаларын, социаль инвестицияләрне җәлеп итәргә кирәк булачак иде, – ди «Камалия» ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин.

Әмма иганәчеләрне һәм меценатларны җәлеп итү турында уйларга туры килмәде. Проект Президент грантлары фонды ярдәмен алды. «Камалия» командасының үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде.

– Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны социаль адаптацияләүгә, инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Безнең төп максатыбыз – мөмкинлекләре чикләнгән балаларда, шәһәр һәм районның коррекция мәктәпләрендә укучыларда иҗади күнекмәләр үстерү өчен мәйданчык оештыру, – дип билгеләп үтте Радик Газинур улы.

Проектны гамәлгә ашыру барышында 10нчы номерлы коррекция мәктәбендә укучы балалар белән аена дүртәр очрашу һәм Татар Ялтаны коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр белән елына дүрт очрашу планлаштырылган.

– Эш дүрт юнәлештә алып барылачак. Беренчесе – тотып карауга корылган театр. Балалар үзләре процесста катнашачаклар, актерлык осталыгын үстерә алачаклар. Малайлар һәм кызлар төрле персонажлар белән таныша, аларга кагыла һәм спектакльләрдә катнаша алачаклар. Бу балаларны социальләштерергә мөмкинлек бирә, аларны персонажлардан, әкият геройларыннан курыкмаска өйрәтә. Чөнки кайчагында үзгә балаларда бу паникага һәм нинди дә булса әкияти куелышларга, тамашаларга йөрергә теләмәүгә китерергә мөмкин. Безнең дәресләрдән соң балалар күләмле чараларда үзләрен иркенрәк хис итә башлыйлар, – дип ассызыклый проект җитәкчесе.

Моннан тыш, проект арт-лаборатория һәм бию студиясе эшен үз эченә ала.

– Арт-лаборатория – арт-терапия һәм эмоциональ фонга йогынты ясаучы мастер-класслар узачак киңлек. Болар – Эбру техникасында рәсем, сабын, шәм ясау кебек юнәлешләр. Моннан тыш, узган ел безнең хезмәткәр Лариса Лихачева «Бию – тормыш чыганагы» проекты белән Президент грантлары фонды конкурсында җиңде. Нәкъ менә ул эшебезнең өченче юнәлеше булачак. Узган ел бию белән шөгыльләнгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар шөгыльләнүләрен дәвам итә алачаклар. Бу балаларның психо-физиологик үсешен тотрыклыландырырга һәм аларга физик активлык бирергә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтә Радик Вафин.

Моннан тыш, проектны тормышка ашыру кысаларында үзгә балалар өчен әкият терапиясе оештырылачак.

– Махсус әкиятләрнең интерактив программасы ярдәмендә без балаларда җәмгыятьтә һәм табигатьтә куркынычсыз тәртип формалаштырачакбыз. Ягъни, бу билгеле бер әкиятләр аша катлаулы тормыш хәлендә үз-үзеңне тотуның үзенә күрә бер төре, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Гомумән алганда, «Камалия» командасы 33 очрашу уздырырга һәм 150дән артык баланы дәресләр белән колачларга планлаштыра. Моннан тыш, проект локаль чаралар – төрле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган программалар оештыруны күздә тота.

Күптән түгел проектны тормышка ашыру кысаларында беренче очрашулар узды инде. Үзгә балалар театр сәнгатенә һәм хореографиягә кагылдылар.

– Безнең партнерларыбызга – район башлыгына, мәгариф идарәсе җитәкчелегенә, 10нчы номерлы коррекция мәктәбе һәм Татар Ялтаны коррекция мәктәп-интернаты коллективларына, «Бердәмлек» ресурс үзәгенә рәхмәт әйтәсем килә. Бергәләп без үзгә балаларның, әти-әниләренең тормышын яхшы якка үзгәртә алырбыз дип ышанам, – дип уртаклаша Радик Газинур улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев